Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Тимер юлда тагын бер күңелсез вакыйга кичә күрше Ульяновск өлкәсендә булды

3 апрель иртәсендә Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районында унбиш вагонлы Мәскәү-Чиләбе поездының җиде вагоны рельстан төшкән.

Бу хәл юлның 953нче километрында,  Бряндино станциясендә була. Фаразлар буенча 302 номерлы поездда 415 пассажир барган. Аларның 157се Чиләбе өлкәсенннән, шул исәптән, 65е - балалар.

Ульяновск һәлакәтләр медицинасы территориаль үзәге  хәбәр итүенчә, авариядә 23 кеше каза күргән. Дүртесе – балалар.  Күбесенең җәрәхәтләре җиңел һәм уртача дәрәҗәдә.  Арада ике кеше җитдирәк яралар алганнар.

Хәзерге вакытта һәлакәт булган тимер юл участогы ремонтлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев