Әтнәгә 150 грамм “салып” юлга чыгучы Буа инспекторларына ни дигән?
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 сентябрь көнне кичке 8 тулганда шәһәрнең Вахитов урамыннан “ВАЗ-2113” автомобилен туктатканнар.
Йөртүчесе - 1960 елгы йөртүче Әтнә районында яшәүче юлга чыгар алдыннан 150 грамм салуын таныган. Ул аракыны гаиләдә хәсрәт булганлыктан эчтем, дигән.
Инспекторлар аңа карата беркетмә тутырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев