Төнлә Буада янгын чыкты. Ут эченнән хуҗабикәне эзләделәр (+ фото)
111 номерлы Буа янгын частена шәһәрнең Муса Җәлил урамында йорт януы турында төнге сәгать 12 туларга 25 минутта хәбәр итәләр. 6 минуттан бәла булган урынга барып җиткән янгын сүндерүчеләрне күршеләре каршы ала. Алар түбәсе һәм янкормасы дөрләп янган йортта хуҗабикә калу ихтималын әйтәләр. ГДЗС звеносы ут эченә кереп, аны эзли....
111 номерлы Буа янгын частена шәһәрнең Муса Җәлил урамында йорт януы турында төнге сәгать 12 туларга 25 минутта хәбәр итәләр. 6 минуттан бәла булган урынга барып җиткән янгын сүндерүчеләрне күршеләре каршы ала. Алар түбәсе һәм янкормасы дөрләп янган йортта хуҗабикә калу ихтималын әйтәләр. ГДЗС звеносы ут эченә кереп, аны эзли. Бәхеткә, ул йорт эчендә булмый. Янгында 54 квадрат метрда йорт түбәсе һәм янкормасы яна. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Александр Филин әйтүенчә, янгын ут белән саксыз эш итүдән чыккан дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев