ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Буа районының элеккеге башлыгы Рафаэль Әбүзаровны юбилее белән котлады
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика агросәнәгать комплексының ветеран-юбилярларына бүләкләр тапшырылды.
Бүләкләнүчеләр арасында Буа районының элеккеге башлыгы Рафаэль Әбүзаров та бар иде. Ул быел 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ветеран-аграрчы, күренекле партия-хуҗалык эшлеклесе Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына лаеклы өлеш кертте.
Юбилярларны хөрмәтләү тантанасында ТР АПК Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, ТР АПК Ветераннар советы Президиумы әгъзалары Наил Сабиров, Татьяна Ефремова һәм Валерий Юнусов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев