Тәтеш районы эчке эшләр бүлеген бүгеннән буалы полицейский җитәкли (+фото)
Татарстанның Эчке эшләр министры Артем Хохорин Тәтеш полиция бүлегенең шәхси составына да яңа начальникны – бүгенге көнгә кадәр Буада полиция начальнигы булып эшләгән Алексей Сергеевич Витинны тәкъдим итте.
Аның урынын урынбасары Альберт Әсхәтович Шакиров биләде.
Сүз уңаеннан, Алексей Сергеевичны яңа вазифасы белән котлыйбыз! Күп еллар буе безнең белән тыгыз хезмәттәшлек итүе, район халкына оператив мәгълүмат җиткерүдә ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев