Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Туган җирдә җиңү арты җиңү

Узган шимбәдә районның төрле яшьтәге бадминтончылары Әлки авылы мәктәбенә җыелды. Биредә әлеге спорт төре буенча эшмәкәр Фаил Шакиров призларына бәйге уздырылды. Фаил Шакировның туган авылында нәкъ бадминтон буенча ярыш үткәрүе тикмәгә генә түгел. Чөнки ул бу спорт төре белән күптән "җенләнгән". Үзе дә шөгыльләнә, улын да район һәм республика күләмендә...

 

Узган шимбәдә районның төрле яшьтәге бадминтончылары Әлки авылы мәктәбенә җыелды. Биредә әлеге спорт төре буенча эшмәкәр Фаил Шакиров призларына бәйге уздырылды.

Фаил Шакировның туган авылында нәкъ бадминтон буенча ярыш үткәрүе тикмәгә генә түгел. Чөнки ул бу спорт төре белән күптән "җенләнгән". Үзе дә шөгыльләнә, улын да район һәм республика күләмендә узган бадминтон ярышларына йөртә.

-Һәрбер чын бадминтончының сәләте шундый зур булмаган авыл, район бәйгеләрендә ачыла. Шуңа да мин бүген барыгызга да уенда катнашып сыналу шансын бирәсем килде. Киләчәктә дә бу изге эшне дәвам итәргә исәп. Ак көндәшлек сезгә! - диде ул.

Иганәченең хәер-фатыйхасы белән ярыш башланып та китте. Барлыгы 40ка якын катнашучы көчен, җитезлеген сынады бу көнне. Туган өйдә диварларда булыша дигәндәй җиңү бәхете күбесенчә әлкилеләргә елмайды. 2000-2001 елда туган егетләр арасында беренчелекне Рузил Зәйнетдинов, кызлардан Ильнара Җиһаншина алды. 2002 елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр арасында алтын медальләр әлкилеләргә бирелде. Бу категориядә Реназ Шәрипов һәм Динара Җиһаншина җиңде. Өлкәннәр арасында Әлки кызы, ветеринария техникумы студенты Румия Сәлаховага тиңнәр булмады, менә авыл егетләре генә Альших авылыннан Владимир Владимировка оттырдылар.

Җиңүчеләргә медальләрне, кыйммәтле бүләкләрне шәһәрнең "Яшьлек" спорт мәктәбе директоры Владимир Храмов, җирле мәктәп директоры Илдар Гыйниятуллин тапшырдылар. Аннары барысы да иганәче ярдәме белән әзерләнгән сыйлы табын артына җыелдылар.

Әлфинур Йосыпова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Узган шимбәдә районның төрле яшьтәге бадминтончылары Әлки авылы мәктәбенә җыелды.