Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Тыңлагыз: сезнең өчен кечкенә Камил җырлый (видеоязма)

Камил Вәлиев Буа егетләре арасында быелгы "Созвездие-Йолдызлык" фестивальендә катнашучылардан иң кечкенәсе. Аңа алты яшь. Мондый мәр-тәбәле бәйгедә беренче мәртәбә генә катнашты һәм район, зона турларында беренче урын алып, Казанга суперфиналга кадәр барып җитте. Ә кулына профессиональ микрофонны беренче мәртәбә өч яшендә тотты ул. Район мәдәният йорты сәх-нәсенә Фирзәр Мортазинның юбилей...

 

Камил Вәлиев Буа егетләре арасында быелгы "Созвездие-Йолдызлык" фестивальендә катнашучылардан иң кечкенәсе. Аңа алты яшь. Мондый мәр-тәбәле бәйгедә беренче мәртәбә генә катнашты һәм район, зона турларында беренче урын алып, Казанга суперфиналга кадәр барып җитте. Ә кулына профессиональ микрофонны беренче мәртәбә өч яшендә тотты ул. Район мәдәният йорты сәх-нәсенә Фирзәр Мортазинның юбилей концертында җырлады. Дөресрәге, дуслары гаиләсендә шундый талант үсеп килүен белгән Татарстанның атказанган артисты, композитор, җыр-чы үзе чакырып чыгарды аны. Әле бөтен авазларны да дөрес әйтеп бетермәгән Камил искиткеч көчле тавышы белән барысын да әсир итте.
Хәзер инде тамашачы концерт саен бу баланың җырлавын көтә, ә җырчы исә чыгышы вакытында "кая минем талисманым" дип егетне күзли. Концертларда гадәттә алгы рәтләрдә утырган Камил да ялындырып тормый - Фирзәр абыйсы чакыруга сәхнәгә йөгереп чыга һәм экспромт рәвештә җыр суза. Ихлас әйтәм, халык тын да алмый тыңлый һәм "афәрин" дип, гөрләтеп кул чаба. Ә Фирзәр Мортазин егеткә алдан әзерләп килгән татлы бүләген һәм үз җырларыннан торган диск тоттыра. Камил андагы бөтен җырларны өйрәнеп бетергән инде.
- Оныгыбыз җырларның сүзләрен дә, көен дә тиз отып ала. Өйдә башта диск буенча җырчыларга кушыла, аннан "минус"ка үзе генә җырлый. Беренче җыры "Туган тел" иде. Аны Рифкать бабасы өйрәтте. Хәзер дә өйдә бик еш концерт куялар - берсе гармунда уйный, икенчесе җырлый,- ди әбисе Әл-фирә Камалова. Әллә шуңадырмы, ул үзен сәхнәдә иркен тота. Район күлә-мендә уздырылучы чараларда еш күрергә була аны - өлкәннәр алдында да, балалар каршында да чыгыш ясый.
Камил быел "Әкият" балалар бакчасыннан мәктәпкә китәчәк. Тыныч, сабыр, хәтере яхшы һәм инде укый белүче сабый анда да сынатмас.
- Әкиятләр укырга яратам. Ә үскәч артист булам,- ди ул өлкәннәрчә җитди итеп. Күз генә тимәсен дә, хыялларың гына чынга ашсын. Әти-әнисе Илдар белән Гөлнара балаларының сәләтен үстерү, моңа мөм-кинлекләр тудыру өчен барысын да эшлиләр. Олы кызлары Илнара исә бию белән шөгыльләнә. Ул танылган "Гольфстрим"ның урта төркемендә бии. Бы-ел алар фестивальнең суперфиналында өченче урын алдылар.

Әлфия
ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Камил Вәлиев Буа егетләре арасында быелгы