Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Уйгур гаиләсе Шахидә Низаметдинова һәм Фәрхәт Ниязов Буа районы Яңа Тинчәле авылында бәхетләрен тапканнар

Шахидә Низаметдинова һәм Фәрхәт Ниязов – дөнья картасының бер ноктасыннан икенчесенә кадәр барып җиткән пар. Икесе дә Кыргызстаның Иссык-Күл өлкәсенең Караклл шәһәреннән. Бергә үскәннәр, укыганнар. Фәрхәт милләте буенча уйгыр, Шахидәнең әнисе – татар, әтисе – уйгыр.

– Үземне татар, дип саныйм. Уйгырлар хәзерге Кытай дәүләтенең Синьцзян-уйгыр автоном районының төп халыклары булып санала. Ислам динен тотабыз, шуңа күрә без төпләнү урыныбыз итеп татарлар, мөселманнар яши торган җирне сайладык. Интернеттан сатып алу өчен йорт эзләгәндә Яңа Тинчәле авылына тукталуыбызга сөенеп туя алмыйбыз, - диде Шахидә Низаметдинова.  Моңа кадәр алар Хакасиянең Черногорск шәһәрендә яшәгәннәр.

Яңа Тинчәлегә килеп урнашкач ук, биредәге халыкның бердәмлегенә, ярдәмчеллегенә исләре киткән. Күршеләре дә әйбәт туры килгән. Фәрхәт сатып алган йортны азрак ремонтлап алырга уйлагач, булышырга, дип күршеләре Минҗәвит абый Булатов, Наил абый Абдрахманов йөгереп кереп җиткәннәр. Алар ярдәме белән эш тиз булган. Фәрхәд биредә хыялын да чынга ашырган: күпләп сарыклар үрчетә башлаган, хәзер аларның саны 50 башка якын. Өстәвенә гаилә башлыгы, авыл хуҗалыгы буенча дәүләт программасында катнашып, соцконтракт төзегән, шуның хисабына малар санын тагын да арттырган. Бүгенге көндә савым сыеры да сатып алганнар. Анысы гаилә өчен әле яңалык. Шәһәр кызы, икътисадчы югары белеме булган Шахидә үз гомерендә беренче тапкыр  сыер саварга, карарга өйрәнеп  килә. Аны бу эшкә бергә эшләүче авыл фельдшеры Фәния апасы Вәлиева өйрәтә. Шахидә аның ярдәмчесе булып эшли, алар бергә авыл халкына диспансерлаштыру, медицина ярдәме күрсәтәләр.

Шахидәнең ике кызы да медицина юлын сайлаганнар. Олысы Хәдичә медицина училищесының икенче курс студенты, кечесе Барно да шунда укырга  план кора.

Гаилә традицион татар ризыкларыннан тыш уйгыр кухнясын үз күрә. Бәйрәмнәрдә яки күңел төшкәндә ган фан, хашан, чучвара, гөш нан, санзы кебек азыклар пешерәләр. Алар башлыча сарык итеннән ясала, күбесе камырдан, яшелчәләрдән тора. Шахидә үз гаиләсенә әзерләгәч,  күрше апаларын да сыйлый. Бергә күңеллерәк тә, тәмлерәк тә, дигән фикердә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев