Укучыларыбыз сорады, мэр җавап бирде: Буа вокзалы мәйданына чыршы куелырмы?
Күптән түгел “ВКонтакте” социаль челтәренең “Жизнь Буинска” төркемендә укучыларыбыз быел Вокзал мәйданында чыршы куелу-куелмавын сорап язганнар иде.
Алар алдагы елларны биредә чыршы урнаштырылуын, якын-тирәдә яшәүче гаиләләрнең балалары белән биредә күңелле бәйрәм итүләре хакында да әйткәннәр. Укучыбыз язуынча, узган ел бирегә чыршы куелмаган.
Без бу мөрәҗәгатьне шәһәр башкарма комитеты рәисе Олег Панцыревка юлладык. Ул болай диеп җавап бирде:
– Быел да биредә чыршы куелмаячак. Вокзал мәйданына автобуслар керә һәм әйләнеп кире маршрутка чыга. Шуңа бирегә чыршы кую мөмкин түгел. Аннары бу мәйдан тимер юл хезмәтчелегенә карый. Шәһәр комитеты өч паркта чыршы урнаштырачак. Бәйрәм итәргә теләүчеләргә Буа элеваторы чыршысына бара ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев