Укытучыларның “мәктәп формасы” бар
Буа шәһәре мәктәпләре соңгы вакытта укытучылары өчен бердәм кием модельләштерү белән мәшгуль булдылар. Бертөсле сарафаннар, юбкалар, брюкалар һәм ак блузкалар кию "модасын" балалар бакчаларында эшләүчеләр чыгардылар. Бәйрәмнәрдә, тантаналарда бердәм "формадан" булу аларда инде бер елдан күбрәк практикалана. Ярты ел элек 1 номерлы мәктәп коллективы кызгылт көрән төстәге сарафаннар, юбкалар тектереп...
Буа шәһәре мәктәпләре соңгы вакытта укытучылары өчен бердәм кием модельләштерү белән мәшгуль булдылар.
Бертөсле сарафаннар, юбкалар, брюкалар һәм ак блузкалар кию "модасын" балалар бакчаларында эшләүчеләр чыгардылар. Бәйрәмнәрдә, тантаналарда бердәм "формадан" булу аларда инде бер елдан күбрәк практикалана. Ярты ел элек 1 номерлы мәктәп коллективы кызгылт көрән төстәге сарафаннар, юбкалар тектереп киде. Хәзерге вакытта Р. З. Сәгъдиев исемендәге, 5 номерлы мәктәпләр, 2 номерлы лицей коллективлары бердәм киемнәргә заказ бирделәр. Алада көндәлек мәктәпкә килү мәҗбүри түгел. Әмма тантаналарда, бәйрәмнәрдә, кизү торганда ул матур һәм стильле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев