“Ул кечкенәдән яклаучы иде”
Бу сүзләр махсус хәрби операциядә һәлак булган буалы Илшат Сәмигуллин турында.
Аның белән узган атна ахырында хушлаштык.
40 яшьлек Илшат Ватаныбыз сагына үзе теләп июль башында китә. Август азагында батырларча һәлак була. Килдураз авылында узган соңгы юлга озату матәмендә Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин аның һәлак булганнан соң Батырлык орденына тәкъдим ителүен әйтте. Чарада катнашкан мәктәп укучыларын менә шундый чын геройлардан үрнәк алырга, аларны онытмаска чакырды.
– Контракт төзү өчен хәрби комиссариатка килгәннән соң Илшат Фатыйх улы белән озак сөйләштек. Ул : “Без булмасак, якыннарыбызны, илебезне кем саклар соң”, – дип үз карарын кабул итте, – диде ул. Илшат бу хакта иң беренче әти-әнисенә, бертуган абыйсына әйтә. "Уйлап эшләдеңме?" – дигән сорауларына "Уйладым", – дип җавап бирә. Икетуган абыйсы Фирдүс Кадыйров аның кечкенәдән яклаучы булуы, беркайчан беркемгә хәтта авыр сүз дә әйтмәве турында сөйләде.
– Тырыш, ярдәмчел, эшкә батыр иде. Буаның А. В. Луначарский исемендәге мәктәбен тәмамлаганнан соң, Тәтештә механик белгечлеге алды. Төзүче, йөртүче, кранчы булып эшләде. Кайда да сынатмады. Илебез өчен авыр минутларда аны яклау карарын кабул итте. Энем, без синең белән горурланабыз, мәңге йөрәкләрдә сакларбыз! – диде ул. Курку белмәс кенә түгел, алтын куллы да сугышчыны СВОдагы хезмәттәшләре дә озак искә алыр әле. Ул кыска гына вакыт эчендә палаткада мунча ясап куя. "Барыбыз да канәгать", – дип якыннарына да хәбәр итә.
Илшатны белгән һәр кеше аның турында бары уңай фикердә. Соңгы юлга озатырга да бик күпләр килгән иде.
– Илшат һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле булды. Аның белән аралашырга шул кадәр рәхәт иде, – ди күршесе Рифкать Әхмәдуллин. Якын дусты Илшат Нуруллин искиткеч яхшы кеше, ышанычлы дус иде, дип искә алды. Ә үзе якыннарын ничек ярата Илшат! Бигрәк тә әнисен, улын.
– Безнең кызларны да үз итте. Һәрвакыт бүләкләр ясый иде. Арабызда ун яшь аерма булса да, бергә үстек. Мин аны велосипедта, мотоциклда йөрергә өйрәттем. Шук булып үсте, әмма әйткәнне тыңлый иде. Әнине гел сакларга тырышты. Аягына яралануын да аңа әйтмәскә кушты. Әйтмәдек, – ди абыйсы Фәрит. Госпитальдә бер атна дәваланганнан соң – кабат яу кыры. Ике атна элемтәгә чыкмаганда якыннары кулларыннан телефоннарын бер минутка да төшермичә хәбәр көтә.
– Озатканда: "Әни, мин кайтам, елама", – дип кочаклады. бик йомшак күңелле иде балакаем. Бисмилласыз өстәл артына утырмады. Аннан торганда "Әни, бик тәмле булган", –дип әйтер иде. Күңелем һаман ышанмый, елмаеп кайтып керүен көтә. Урыны җәннәттә булсын, улымның, –ди әнисе Гөлсем апа.
Илшат әти-әнисенең туган авылы Кабаланда җирләнде.
Курскка ярдәм
Сишәмбе көнне районнан Курск өлкәсендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм озатылды.
“Буа шикәре” заводыннан 10 тонна шикәр комы төяделәр. Йөк автомобиленә һәрберсенә 10ар килограммлы 5 данә шикәр комы салынган пакетлар белән капчыкларны тутырдылар.
– “Ак Барс” холдингы тарафыннан әлеге ярдәмне җибәрү турында уртак карар кабул ителде. Без бу миссияне рәхәтләнеп башкарабыз, - диде генераль директор Андрей Ермоленко.
Курск халкына “Полба М” җәмгыятеннән дә 1 тонна полба оны җибәрделәр. Җитәкче Марат Фәсхиев белдерүенчә, аларның беренче тапкыр гына ярдәме түгел. Ике тапкыр Лисичанск шәһәренә дә төяп озатканнар.
– Махсус хәрби операция башланганнан бирле хәлебездән килгәнчә тырышабыз. 2022 елда декабрь аенда беренче тапкыр гуманитар ярдәм итү делегациясе составында үзем дә бардым, - диде Марат Әхкамович.
Ул вакытта полба ярмаларыннан тыш башка азык-төлекләр, бензопила һәм башка эш кораллары алып барган. Киләчәктә дә бу эшне дәвам итәбез, дип белдерде ул.
Ел геройлары
Алар тылда алгы сызыкта
Без сезне әлеге материалда быел башкарган эшләре белән “Ел кешесе” дип әйтерлек райондашларыбыз белән таныштырырга телибез. Менә алар гомерләрен куркыныч астына куеп күп тапкырлар махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә ярдәм иткән зур йөрәкле райондашларыбыз.
Буадан Айдар Хәмитовны, Гүзәл Җаббарованы атарга була. Алар йөзендә вконтакте социаль челтәрләрендә “Вместе мы сила! Буинск” төркеме активистлары да. Быелның июль аенда ире белән Гүзәл Җаббарова үзе дә гуманитар ярдәм илтергә барды. Анда аның энесе хезмәт итә.
- Бу хезмәттә бик күп буалыларның өлеше зур. Мәсәлән “Нива” машинасын җыелган акчага сатып алдык. Иремнең энесе Илдус Җаббаров транспорт СВОда проблемасыз хезмәт итсен, дип җентекләп ремонтлады. Данил Архипов куркынычсыз булсын өчен хәрби төсләргә кертеп буяды, -дип сөйли Гүзәл Җаббарова.
Махсус хәрби операция башланганны бирле алар 20 тапкыр Луганск һәм Донецк якларында хезмәт итүче якташлар янында булып кайтканнар. Шуның биш тапкыры быел.
-Беренче тапкыр 2022 елның кышында бардык. Билгеле, беренче тапкыр юлны да, андагы хәлне дә белмисең. Дуслар, таныш егетләргә азык-төлек, кием-салым кебек әйберләр кирәк иде. Кемнеңдер туганы, улы, якыны шунда. Безнең баруны ишеткәч, әйберләр җибәрергә теләүчеләр артканнан арта барды. Ничек бармыйсың?! Җитмәсә егетләр шулкадәр көтәләр. Үз эшең, шәхси тормыштагы проблемалар белән санашкан юк. Берәр әйбер бик кирәк, дисәләр, тизрәк юнәтеп икенче көнне юлга чыгып киткән вакытлар да бар. Бу геройлык түгел, бу кешенең кешегә ярдәм итүе дип саныйм, - ди Айдар Хәмитов.
Буадан СВОга гуманитар ярдәм җыеп аны илтеп тапшыру белән шөгыльләнүче ирле-хатынды Ксения һәм Михаил Баранцевлар. Алар да үзләренә кадәр иң беренче ярдәмчеләрен язуыбызны үтенделәр. Дима Докунин, Ирек Хәйруллин, Сергей Смолкин алар белән иңгә-иң торып берни белән дә санашмаучы чын дуслар һәм ир-егетләр. Аннан Әлши авылында яшәүче бер төркем авылдашларны да һичшиксез “Ел кешеләре” булуларын сөйләде Ксения.
-Авылда ир-егетләр хәтта җыелып, СВОда хезмәт итүчеләргә нинди ярдәм кирәклеге турында сөйләшү өчен аерым урын булдырганнар. Аларның бердәмлеге сокландыра. Авыл белән бик ярдәм итәләр- дип сөйли Ксения Баранцева. Быел гыйнар, апрель, июнь, сентябрь, ноябрь айларында алар егетләргә гуманитар ярдәм илтеп кайтканнар. Ә Михаил инвалид коляскасында булуга да исе китми, ди хатыны Ксения. Чөнки ышанычлы дуслары янәшәдә. Ир анда барып хезмәт итүче дусларын күреп кайткач, күңеленә рәхәт булуын әйтә ул. Аннан Михаил СВОда хезмәт итүчеләр белән бик тыгыз элемтәдә. Кемнең кая хезмәт итүен, хәрби частьларны, андагы хәлләрне яхшы белә. Ул хәтта кайбер хәрбиләрнең якыннары белән айлар буена элемтәсе югалгач, аларны эзләп элемтәгә чыгуда да ярдәм иткән. Соңгы баруларында инструментлар, газ балоннары, төзелеш материаллары, квадрацикл, азык-төлек күпләп илткәннәр.
Ире СВОда хезмәт иткән Адав-Толымбай авылыннан өч бала әнисе Татьяна Буданова һичъшиксез “Ел кешесе” исеменә лаек хатын-кыз. Татьяна ире контракт төзеп махсус хәрби операциягә киткәч, үзе дә контракт тезергә теләп хәрби комиссариатка бара. Тик аңа туры килүче хезмәт кенә булмый. СВОга ярдәм итү теләге шулкадәр зур була ки, хатын волонтер булып теркәлеп, Ростов өлкәсендәге госпитальдә дәваланучы хәрбиләргә ярдәм итәргә китә. Бер баласы инде кияүдә булганга, аның тылы ышанычлы була. Ул ике атна эшли.
-Медсесраларга перевязкалар ясарга булыша идем. Кайбер хәрбиләргә аякка басарга, чәй, кофе алып килергә ярдәм иттем,- дип сөйләде ул безгә. Татьяна илгә тынычлык килүен тели һәм госпитальгә хәрбиләргә ярдәм итәргә тагын барырга әзер булуын әйтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев