Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Унике буынгача җиткән шәҗәрә

Анда 1610 елдан башлап әби-бабайлар һәм туганнар кертелгән.

Иске Суыксу авылында яшәүче Равил Шәрәфетдинов оныкларына  бик зур байлык  калдыра - кәгазьгә төшерелгән һәм электрон версиядә ясалган  шәҗәрә.

Пенсиядәге укытучы үз гомерендә барлыгы  дүрт шәҗәрә ясый – әтисе һәм әнисе ягыннан әби-бабаларыныкын. Иң озыны – 12 буынлысы - әнисенең әтисе Сабирҗан абыйныкы. Ул  1610 елдан башланган буыннар турындагы мәгълүматларны  сары кәгазьдән ясалган дәфтәргә язып калдырган. Махсус белеме булмаса да, үзенең зыялылыгы белән яшьтәшләреннән аерылып торган Сабирҗан бабай архивларда “казынып”, туганнарыннан, чордашларыннан сорашып, күбесенең исем-фамилияләрен, туган һәм вафат булган елларын да белә алган. Ул аларны язу карасы белән теркәп калдырган. Шәҗәрәне үзе вафат булганчы, 1961 елга кадәр язган.

Оныгы Равил Шәрәфетдинов әйтүенчә, буын тарихы Төмән өлкәсеннән күченеп кайткан Моратбакый һәм Авазбакый бабайдан башлана. Аларның кече сеңелләре дә булган, тик аны Буа районына күченеп кайтканда кияүгә биреп калдырганнар. Әлеге ике бабай Иске Суыксуга Буадан килүче төп юл керә торган урамда гомер кичергәннәр. Сабирҗан бабай ягыннан туганнар әле дә шунда яши, ди Равил абый.

– Бу үзе бер тарихи факт. Элек бәхетне читтән эзләмәгәннәр. Ир бала үсеп җитеп, гаилә коргач, күршедә буш җир участогы яки йорт бар икән, шунда күченгән. Ә кыз балаларның күбесе авыл егетенә кияүгә чыккан, - ди ул бу хакта.

Дәфтәрне Равил абыйның әнисе Тәнзилә апа саклаган.  Ул үләр алдыннан әтисе Сабирҗанның шушы истәлеген улына тапшырып калдырган. Үзе белгән туганнарны  өстәп яздырган да булган.

Равил абый шәҗәрәне тулыландыруга чын-чынлап керешә. Күп мәгълүматларны авыл җирлеге архивында сакланып калган хуҗалык китапларыннан эзләп таба. Нәселдәге һәрбер фамилияне иң кадерле истәлек итеп дәфтәренә теркәп бара. Шулай итеп, Равил абыйның дәфтәре көннән-көн тулылана.

– Әни әтисе шәҗәрәсен тикмәгә генә биреп калдырмады. Мин моны бер билге, амәнәт итеп кабул иттем. Хәзерге акылым белән тагын да күбрәк аңлыйм: бу – зур байлык. 12 буын шәҗәрәсен төзү районда гына түгел, республикада да бик аз кешегә генә  насыйп булгандыр, - ди ул.

Компьютер сатып алгач, аның электрон версиясен дә ясау теләге туа.

– Улым Рөстәм  белән графикалау программасын кулланып, дәфтәрдәге һәрбер мәгълүматны югалтмыйча, компьютерга керттек. Күрәсезме, тармакланып киткән исем-фамилия язылган шакмаклар төрле төстә. Без шулай һәрбер буынны аерым төс белән билгеләдек, - дип ул безгә экрандагы шәҗәрәләрне күрсәтеп.

Аның әйтүенчә, болай эшләү күпкә отышлы: дәфтәр югалырга мөмкин, ә монысын компьютер хәтерендә яхшы итеп сакласаң, беркайчан да югалмаячак. Аннары оныклар да хәзер электрон версияле мәгълүматка ияләшкән. Компьютердагы шәҗәрә барлыгы 53 биттән тора. Әле тагын тулыландырасы бар, ди.

– Хыялым бар: электрон форматта шәҗәрәне агач формасында ясап, бер биткә туплау. Улым Рөстәм моны эшләп була, махсус программа бар, ди. Күз алдына китерегез: агачның “Равил һәм Рузинә Шәрәфетдиновлар” дигән яфрагына басасың, анда минем балаларым, оныкларым хакындагы мәгълүмат килеп чыга. Уңайлы бит, һәрбер яфрак үз буыны хакында хәбәр итә. Бер нәселнең дүрт гасырлык тарихы бит бу, - диде шәҗәрә авторы.

Тарих дигәннән, ул райондагы иң борынгы мәчетнең имамы вазифасын да башкара. Иске Суыксу авылында аны бер номерлы, дип йөртәләр. Әлеге борынгы корылманың тарихы белән күптән кызыксынган. Аның әйтүенчә, корылма Казан шәһәрендәге Зәңгәр мәчетнең элеккеге бинасы булган. Кем икәнен төгәл белми, бәлки шушы авылдан чыккан кешедер, аны бирегә алып кайтып урнаштырган, ә Казанның Зәңгәр мәчетен яңадан төзегәннәр. Алдан бина билгесез сәбәпләр аркасында, юл уртасына урнаштырылган булган, соңрак аны хәзерге урынга күчергәннәр.

Равил абый мәчет тарихын балаларына, оныкларына гына түгел, мәхәлләгә йөрүчеләргә дә сөйли. Алар да имамга кушылып, борынгы бинаның җимерелүенә юл куймаска тырышалар. Сер түгел, мәчетне күп еллар буе ремонтларга туры килгән.

– Киләчәктә Зәңгәр мәчетнең элеккеге бинасы хакында күбрәк беләсем килә. Бәлки Казандагы архивта аның хакында мәгълүматлар саклангандыр. 12 буынлы шәҗәрәм үземнән соң нәселемә мирас булып калса, ә мәчет бинасының тарихы авыл өчен кадерле истәлек булыр иде, - ди имам.

Әлфинур Йосыпова.

Равил Шәрәфетдинов оныкларына шәҗәрә хакында сөйли. Әлфинур Йосыпова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев