Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Урамнар юллы, зират хуҗалык йортлы булды

Ырыңгы авылында үзара салым акчасын төрле социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтәләр

ӘЛФИЯ ШӘРӘФЕТДИНОВА ФОТОСЫ

Бу көннәрдә зиратта якыннарын җирләүчеләргә, искә алучыларга уңайлыклар булдыру өчен кечкенә йорт төзелешен төгәллиләр.

Без килгәндә анда эш иң кызуында иде. Төзелешкә бу өлкәдә 15 еллап стажы булган Петр Фомин бригадасы алынган. Ырыңгы авыл җирлеге башлыгы Роберт Гордеев әйтүенчә, егетләрнең авылда бу беренче генә объектлары түгел. Чиркәүгә күп ярдәм иткәннәр, моңа кадәр җыелган салым акчасына сатып алынган материаллар белән шушы ук зират тирәсен тотканнар.

– Барысын да түләүсез, иҗтимагый башлангычларда башкаралар. Бик әйбәт, җиренә җиткереп эшлиләр. Аларга рәхмәтебез чиксез. Әле авылдашларыбызның шундый ярдәмнәре яшьләр өчен патриотик тәрбия үрнәге дә булып тора,– ди җирлек башлыгы. Петр Фомин сүзләренә караганда, бригадасында 12 кеше. Берсенең дә авылдагы хәйрия эшләреннән читтә калганы юк. Монысына да бик теләп алынганнар. Петрның ике бертуганы Алексей белән Виктор шулай ук бригадада. – Зиратка килүчеләрне җиляңгырдан, кояштан саклаучы мондый өйчекне күптән ясарга теләгән идек инде. Быел менә тормышка ашырабыз. Игелекле гамәлгә үз өлешебезне кертү безгә шатлык кына, – ди Алексей. Егетләр бик тиз эшлиләр. Икенче көнгә йортның каркасын бастырып, җылыту, эчләү эшләре белән мәшгуль иделәр. Йортның нигезен икенче - Сергей Фомин бригадасы салган. Аннан калай белән тышлыйсы гына кала. Анысын шушы көннәрдә кайтарачаклар, диделәр. Роберт Иванович әйтүенчә, алдагы елларга зират тирәсендә планлаштырылган башка эшләре дә бар. Үзара салым программасы гына эшләсен. Ә Ырыңгылылар соңгы елларда анда аеруча актив катнашалар. Салым җыю 100 процент тәшкил итә. 2013 елдан бирле эшләп килүче программа нигезендә авыл эчендәге 16 километр тирәсе юлга таш түшәгәннәр. Бары тыкрыкларда гына 300 метр тирәсе озынлыкта каты өслек булдырасы калган. Роберт Иванович әйтүенчә, моңа кадәр төп юнәлеш булган юл мәсьәләсе планнан алга таба да төшеп калмаячак – средстволарның бер өлешен аны карап тотуга юнәлтәчәкләр.

– Авыл халкы өчен юлсызлык иң зур проблемаларның берсе иде бит. Уртак көч – халыкның үзе, республика ярдәме белән хәл ителгәнне юкка чыгармыйсы иде, – ди Роберт Иванович. Киләсе елда средстволарның төп суммасын урамнарны яктырту өчен тотарга планлаштыралар. Әлеге авыл җирлегенә кергән Чурак авылында да үзара салым средстволарын төрле социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтәләр. Су белән тәэмин итү, юллар салу – иң өстенлеклеләре. Биредә авыл эчендәге юллар озынлыгы 12 километр тирәсе тәшкил итә. Аның күп өлешен колачлый алганнар инде. Шулай ук зират тирәсен койма белән әйләндереп алганнар.

Авыл җирлеге аларга бирелүче башка мөмкинлекләрне дә файдаланырга тырыша. Грантта катнашып тракторлы булуга ирешкәннәр. Өйчек төзелешенә агач материалларны шуңа төяп килгәннәр иде. – Тракторны кышын урамнарны кардан чистарту, җәен үләннәрне чаптыру өчен дә файдаланачакбыз. Барлык тагылма җиһазлар сатып алынган, – ди Роберт Иванович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев