Үзәк Банк Казан күренешләре сурәтләнгән мең сумлык купюраларны бастыруны туктатты
Россия Үзәк Банкы Казан Кремлендәге Сөембикә манарасы, Татар халкы һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелек тарихы музее сурәтләнгән яңартылган 1 мең сумлык купюраның дизайнын үзгәртәчәк.
Бу хакта Үзәк Банкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хәзерге вакытта банкноталарны чыгаруны туктатып тору карары кабул ителде. Ул киң әйләнешкә чыгарылмады», — диелә Үзәк Банк хәбәрендә.
Баштарак кайбер телеграм-каналлар элеккеге Сарай (Введенский) чиркәве бинасында урнашкан Татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелеге музее бинасы күренешендә тәре булмауга һәм Сөембикә манарасында ярымай булуга ачу белдерде.
Кайбер блогерлар бер символ булып, икенчесе булмауны банкнотаны «исламлаштыру» дип әйтте. Рус православие чиркәве купюраның мондый дизайны белән катгый рәвештә килешмәвен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев