Үзебезнең казылык һәм тутырма
Аларны Буада кооператив оештырган Хәйруллиннар гаиләсе ит эшкәртү цехында эшләп чыгарырга җыена.
Марат Хәйруллин яңа "Газель" янында. /НАИЛӘ ХӘСИБҖАНОВА ФОТОСЫ.
Ит продукциясе җитештерү планнары белән кооператив җитәкчесе Марат Хәйруллин уртаклашты.
Гөлия һәм Марат Буа шәһәрендә инде озак еллардан бирле үз эшләре белән шөгыльләнәләр. Гаиләнең авыл хуҗалыгы өлкәсендә шәхси эш ачу хыялы күптән яшәп килгән. Үзләре җәйге сезонда шактый баш кошкорт үстерә, ә Гөлиянең әтисе белән бертуган абыйсы, гаилә фермасы булдырып, күпләп ат, мөгезле эре терлек асрый. Бергәләп уйлаганнан, үз эшеңне ачу турында тәфсилләбрәк өйрәнгәннән соң, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән кооператив оештырып, конкурста катнашып, тәвәкәллиләр. Аларның бизнес-планы министрлык тарафыннан хуплау таба.
Конкурста катнашучыга финанслау чыгымнарын каплау өчен үз средстволары булу шарты да куела. Эшне башлап матди-техник базаны үстерү өчен хөкүмәт Хәйруллиннарга 10 миллион сум грант белән ярдәм итсә, тагын 3 миллион сумга якынын үз кесәләреннән тотачаклар. Марат Хәйруллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә шәһәрнең Аграр урамында моңа кадәр төзелгән объектта капиталь ремонт эшләрен башлап җибәргәннәр. Әзер продукцияне сату өчен суыткычлы “ГАЗель” автомобиле сатып алганнар.
- Ит продукциясе бозылмасын өчен иң беренче суыткычлы автомобиль кирәк булачак. 5 миллион 634 мең сумга шуны сатып алдык. Чыгымның калганыцехны ремонт лауга һәм ит ризыкларын турау, әзерләү өчен җиһазларга тотачакбыз, - ди кооператив рәисе.
“Самир” кооперативы киләчәктә казылык, тутырма, курахан һәм савытларда итләр чыгарачак. Ә чимал белән аның составында торган кооператив әгъзалары тәэмин итәчәкләр. Алар саны грант шартлары буенча 16дан да ким булырга тиеш түгел. Хуҗалар бозаулар, атлар һәм кош-корт асраучылар үзебезнең районда да булуын, тирә-күрше районнар белән дә эшләячәкләрен әйтәләр. Зур Фролово авылыннан атлар, бозаулар асраучы фермерлар, әтиле-уллы Сәгыйть һәм Марат Хәбибуллиннар, Яңа Тинчәледән атлар тотучы Шәвәлиева крестьян-фермер хуҗалыгы, Түбән Наратбаш авылыннан шулай ук бозаулар үстерү белән шөгыльләнүче А. Абзалов шәхси ярдәмче хуҗалыгы, Кайбыч авылыннан мөгезле эре терлек һәм кошкорт үстерүче “Йолдыз” крестьян-фермер хуҗалыгы иң эре кооператив әгъзалары булып торачаклар.
-Казылык, тутырма өчен ат, бозау ите кулланылса, курахан тавык итеннән ясала. Без үзебез дә җәй буе чебиләр үстерәбез. Үзебезнең шәхси ярдәмче хуҗалыгыбыз бар, - ди иренең төп ярдәмчесе булган Гөлия Хәйруллина.
Грант шартлары буенча кооператив ике ел эчендә үз эшен тулы көченә башлап җибәрергә тиеш. Билгеле, анда тагын өстәмә эшче куллар да кирәк булачак. Ә продукцияне кайларда реализацияләргә җыенулары турында кызыксынгач, Марат Рәшитович иң беренче “Самир” кооперативы территориясендә сәүдә ноктасы булдырачакларын әйтте. Алга табан районнан читтә дә реализацияләү турында планнары бар. Шулай булгач без үзебездә җитештерелгән итле ризыкларны көтәбез.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов сүзләренә караганда, алга табан кооператив үзенең әгъзалары санын арттыра да алачак. Буа районында терлекләрне сую өчен шартлар тудырылган. Ике сугым цехы эшли, берсе Карлы авылы җирлеге территориясендә , икенчесе – “Авангард” җәмгыятенең Карлинский ит йортында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев