Узган якшәмбедә Буада өч ДТП булды
Аларның икесе бер үк вакытта - 10 сәгать 30 минутта теркәлде. Беренчесе Совет урамындагы 15 номерлы йорт янында булды. 1972 елгы хатын-кыз "Хюндай" автомобилендә артка чигенгәндә артында торган "Мердедес-Бенс"ның алгы ишегенә килеп кергән. Икенче очракта Жорес урамында 1962 елгы "Лада Гранта" йөртүчесе юл кырыенда туктаган җиреннән кузгалып киткәндә хәрәкәт полосасының...
Аларның икесе бер үк вакытта - 10 сәгать 30 минутта теркәлде. Беренчесе Совет урамындагы 15 номерлы йорт янында булды. 1972 елгы хатын-кыз "Хюндай" автомобилендә артка чигенгәндә артында торган "Мердедес-Бенс"ның алгы ишегенә килеп кергән. Икенче очракта Жорес урамында 1962 елгы "Лада Гранта" йөртүчесе юл кырыенда туктаган җиреннән кузгалып киткәндә хәрәкәт полосасының буш булу-булмавын карап тормаган. Нәтиҗәдә юлдан килүче "ВАЗ-21150" автомобилен бәрдергән. Өченче ДТПда Бебель урамы буйлап килеп, тыкрыкта туктап, баш юлдан килүче автомобильне уздырмаган 1970 елгы "ВАЗ-2109" автомобиле хуҗасы гаепле. Ул Ефремов урамы буйлап хәрәкәт итүче "Шеврале Ланос"ка килеп кергән. Аварияләрдә каза күрүчеләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев