Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Ветеран һәм күгәрченнәр

Михаил Панцырев гомере буе тынычлык кошларын асрады. Әтиләре тормышы турында, шушы көннәрдә ветеранны тәбрикләргә килгәч, кызы белән килене сөйләде.

Район башлыгы Ранис Камәртдинов Михаил  Панцыревка “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медален һәм “Буа шәһәренең мактаулы гражданы” дигән исемне тапшырды. Бөек Җиңүгә керткән өлеше өчен рәхмәт әйтте, хәлләрен сорашты һәм 9 Май бәйрәменә Үзәк мәйданда узучы Җиңү парадына чакырды. Быел октябрьдә 100 яшен тутыручы Михаил Дмитриевич берничә елдан бирле Җиңү парадында катнаша алмый алуын. Әмма аның өчен бәйрәмне көтү һәм аны каршылау шатлыгы 80 ел ничек булган, хәзер дә шулай. Ул балалары, оныклары янәшәсендә үткәннәрне искә ала, тынычлыкның кадере турында сөйли.

Тынычлык кадере дигәннән, кызы Нина әтисенең гаиләдә дә, эш урынында да тыныч тормыш итә белүе турында сөйләде. Гомер буе күгәрченнәр асраган ул. 9 Май көнне Михаил Дмитриевич бәйрәмгә җыелган барлык балалары белән күккә ак күргәченнәр очыра торган булганнар. Сабан туенда да ат чабышларында җиңүчеләрне өеннән күгәрченнәр алып барып, аларны күккә очырып котлау традициясен хәтерләүче буын яшидер әле.

- Каенатамның гаилә җанлы, балалар, дип өзелеп яшәвенә гомер буе сокландым. Алар каенанам белән бер-берсен яратып гомер иттеләр. Бабалары оныклары өчен дә терәк булды. Мин аның беркайчан да кычкырып сөйләшкәнен дә ишеткәнем булмады. Аның белән тормыш шулкадәр рәхәт һәм тыныч,- дип сөйли килене Любовь Панцырева.

Ул Буа шәһәрендә туып, шунда гомер иткән кеше. Сугыш башланганда әле яшүсмер була. Шуны хәтерли: ул вакытта Буада “Кызыл Армия” дигән колхоз эшләп килә. Колхоз урамы ягында орынып торган кырларда малайлар чүп үләне утарга йөриләр. Миша ат та җигә, “хезмәт көне”нә эшли, кайвакыт эш хакын кыяр белән түли торган булалар. Сугыш елларында буалы егет-кызлар комиссариат кушуы буенча хәрби өйрәнүләргә йөриләр. Михаил 1941 елның октябреннән февраленә кадәр Апас районына окоп казырга җибәрелә.  18 яше тулгач хәрби комиссариат аша чакыру ала һәм 1943 елның 18 гыйнварында алар утырган хәрби эшелон Ерак Көнчыгышка китә. Солдатларның Япония белән сугышка керәселәре билгеле була. Өйрәнүләр узганнан соң Михаил Панцырев 1нче Ерак Көнчыгыш фронты-ның 66нчы укчы диви-зиясенең 341нче укчы полкы составында була. 1944-45 елларда алар дивизиясен Приморье чиге буйлап тараталар. 1945 елның августында таң белән дивизия Сунгач елгасын кичә. Дивизиянең бер  батальонын аерып  алып, алга заданиене үзләре генә үтәргә, дигән  боерык килә. Алар арасында Михаил Панцырев та була. Чик буйлап совет солдатлары японнарны утка тотып баралар. Михаил, кулларындагы кораллары юешләнмәсен дип, аны югары күтәреп, әллә ничаклы чакрым  кичүләр аша  барганнарын әле дә хәтерли. Карта буенча беренче Мишуженд дигән шәһәргә барып җитәләр. Менә шунда  тарихта билгеле булган Маньчжурия операциясенә нокта куела.

Михаил Дмитриевич район башлыгы Ранис Камәртдиновның күкрәгенә яңа гына таккан ике медален кулларына тотып карады: аларның һәрберсе ветеранның батырлыгы һәм тынычлык үрнәге булуы турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев