Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Ветераннар килә мәйданга

Фирдәвес Зыятдинова. Буа шәһәре.

Ветераннар килә мәйданга

Көтеп алган ямьле язлар җитеп

Ак каеннар яфрак ярганда.

Җиңү көнен бәйрәм итәр өчен

ветераннар килә мәйданга.

Килә алар хәтер яңартырга,

Искә алып узган көннәрен,

Билгесез сугышчы каберенә

Куяр өчен язның гөлләрен.

Илнең курку белмәс ул-кызлары,

Ветераннар, сез ул булгансыз

Илгә җиңү яулап кайтыр өчен

Күпме авыр юллар узгансыз.

Сезнең өчен ата алсу таңнар,

Елмаялар гөлләр болында.

Җырланмаган әле күпме җырлар

Сезнең батырлыклар турында.

Тынгы бирми булыр төннәрендә

Яу кырында алган яралар,

Чит ил туфрагында ятып калган

Балаларын сагына аналар.

Ни үкенеч, еллар үткән саен

Сирәкләнә бара сафыгыз.

Тиңдәше юк сезнең батырлыкка

Сокланмый соң икән кайсыбыз.

Курку белмәс Совет сугышчысы

Лаеклы ул шөһрәт, гел данга

Юл бирегез, ветераннар килә,

Килә ветераннар мәйданга.

Фирдәвес Зыятдинова.

Буа шәһәре.

Көтеп алган ямьле язлар җитеп

Ак каеннар яфрак ярганда.

Җиңү көнен бәйрәм итәр өчен

ветераннар килә мәйданга.

Килә алар хәтер яңартырга,

Искә алып узган көннәрен,

Билгесез сугышчы каберенә

Куяр өчен язның гөлләрен.

Илнең курку белмәс ул-кызлары,

Ветераннар, сез ул булгансыз

Илгә җиңү яулап кайтыр өчен

Күпме авыр юллар узгансыз.

Сезнең өчен ата алсу таңнар,

Елмаялар гөлләр болында.

Җырланмаган әле күпме җырлар

Сезнең батырлыклар турында.

Тынгы бирми булыр төннәрендә

Яу кырында алган яралар,

Чит ил туфрагында ятып калган

Балаларын сагына аналар.

Ни үкенеч, еллар үткән саен

Сирәкләнә бара сафыгыз.

Тиңдәше юк сезнең батырлыкка

Сокланмый соң икән кайсыбыз.

Курку белмәс Совет сугышчысы

Лаеклы ул шөһрәт, гел данга

Юл бирегез, ветераннар килә,

Килә ветераннар мәйданга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев