ВИЧ-инфекция проблемасы Буада ничек тора
Узган якшәмбедә СПИДтан үлүчеләрне искә алдылар.
Бу чара әлеге проблемага халыкның игътибарын җәлеп итү һәм ВИЧ-инфекциялеләрнең дә бертигез гражданлык хокукларына ия булуларын искә төшерү өчен үткәрелә. Шул ук вакытта ВИЧ-инфекциянең корбаннары арасында гади кешеләр дә, иң талантлылар да, күренеклеләр дә булуын искәртә.
Район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар кабинеты шәфкать туташы Диләрә Гаязова биргән мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта район буенча 88 ВИЧ-инфекцияле исәптә тора. Алар арасында ир-атлар да, хатын-кызлар да, балалар да бар. Илле проценттан күбрәген ир-атлар тәшкил итә. Арада яше җитмештән узганнар да бар. Исәптә торучылар арасында күпчелеге авыруны җенси юл белән йоктырганнар. .
Бу уңайдан халыкны тәртипсез тормыш рәвеше алып барудан тыелырга, очраклы элемтәләрдән сакланырга чакыралар. Әгәр инде шик туса, Казанда СПИД-үзәктә аноним тикшерү үтү мөмкинлеген искә төшерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев