Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков истәлегенә узган көрәштә Буа командасы иң көчле булуын күрсәтте.

Буада ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков истәлегенә узган көрәштә Буа командасы иң көчле булуын күрсәтте.

 

Бүген Буада "Импульс" спорт комплексында якташыбыз ТРның Атказанган табибы, Республиканың Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкарган һәм кинәт арабыздан китеп барган Марат Садыйков истәлегенә көрәш ярышлары узды. 

Бу башлангыч моннан берничә ел элек Казандагы Буа якташлыгы җәмгыяте инициативасы белән башланып киткән иде. Аның масштабы елдан-ел киңәя барып, быелгы ярышларда Буа, Яшел Үзән, Кайбыч, Чүпрәле, Лаеш, Әтнә, Казан, Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылыннан кадәр катнашучылар бар иде. 

Тантананы район башлыгы Ранис Камәртдинов ачты. Ул Республиканың сәламәтлек саклау өлкәсенә зур өлеш керткән якташыбыз Марат Садыйковның якты истәлеге күңелләрдә мәңге яшәячәген әйтте. 
- Яшьләрдә спортка карата мәхәббәт тәрбияләп, якташыбызның якты истәлеген сәламәт яшәү аша искә алабыз. Биредә аның гаиләсе - тормыш иптәше, балалары катнаша. Шулай ук Марат Наилевичны хөрмәт итеп бик күп кунаклар кайтты. Без бу традицияне дәвам итәргә тиеш. Көрәшчеләргә уңышлар телим, диде ул. 


Аннан сүзне Буа якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе Ирек Закиров алды. Ул Наил Садыйковның республика сәламәтлеге өлкәсенә керткән өлеше һәм аның һәрвакыт сәламәтлеккә илтүче бердәнбер юл спорт булуын пропагандалавын дәлилләр белән сөйләде. Ул республикада спортны үстерүгә дә бик күп өлеш керткән. 
-Бүген бик күп якташларыбыз кайту Марат Садыйковның бик зур хезмәтләре һәм моны якташларыбызның онытмаулары турында сөйли,- диде ул. 

Уеннарда төрле категория яшендә көрәшчеләр келәмгә чыкты. Абсолют батыр булып Буа егете Марат Миначев калды. 

Команда буенча беренче урында Буа, икенче урында Кайбыч, өченче урында Яшел Үзән командасы. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев