Буада каты көнкүреш калдыклары контейнерлары ботаклар белән тулган
Буада каты көнкүреш калдыклары контейнерлары ботаклар белән тулган.
Буада каты көнкүреш калдыклары контейнерлары ботаклар белән тулган. Күпләр, күрәсең, ботакларны кая илтергә белми (яки белмәскә тырыша).
Районның административ комиссиясе халыкка мәгълүмат җиткерә:
Катнаш көнкүреш калдыклары өчен контейнер – ботаклар, такталар һәм яфраклар өчен урын түгел. Чүп машинасы аларны алырга тиеш түгел һәм ала да алмый. Нәтиҗә: тулы баклар, тирә-юньдә пакетлар таулары, газоннарда ботаклар.
Ботакларны илтеп түгәр өчен полигон бар. Анда үсемлек калдыкларын да ташларга мөмкин..
Әгәр кисү өчен бригада ялласагыз – аны килешүгә кертегез. Үзегез кискән булсагыз – үзегез оештырыгыз.
Зинһар, бу эшкә җаваплы карагыз. Ике стандартсыз яшик: үз участогыгызны тәртипкә китердегез – гомуми мәйданчыкны да киселгән калдыклар оясына әйләндермәгез.
Мондый очраклар кабатланса – машина номерларын теркәп, күзәтчелек органнарына тапшырачакбыз. Моның өчен җаваплылык каралган, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев