Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буада Сабан туе Яңа Тинчәле авылыннан башланды

Бүген Буада Сабан туе Яңа Тинчәле авылыннан башланды

 

Кунаклар, авыл халкы иртәнге сәгатьләрдә авылның Сабан туе узачак паркына агылды. Традиция буенча Яңа Тинчәле халкы кунакларны ипи-тоз белән каршы алды. Район башлыгы Ранис Камәртдинов җитәкчелегендәге делегация мәйданга узды. Бәйрәмгә  Яңа Тинчәле авылында туып үскән якташыбыз, озак еллар Республиканың Финанс министры вазыйфасын башкарган Радик Гайзатуллин, ТР Урман хуҗалыгы өлкәсендә фән эшлеклесе Харис Мусин һәм бик күп кунаклар кайткан иде. Сабантуен җырлы-биюле тамаша белән ачтылар. 

Бәйрәмне район башлыгы Ранис Камәртдинов ачты. Ул барысын да милли бәйрәмебез белән тәбрик итте. Аннан сәхнәгә Сабантуй батырлары күтәрелде. Ранис Камәртдинов уңышлы еллар килүен, мул уңыш насыйп булуын теләде, бүләкләр тапшырды.
Аннан мәйданда төрле уеннар, көрәш башланып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев