Тәтеш - Татарстан-Россия - Казахстан. Бүген Тәтеш районы Килдюшево авылында Мордва милли бәйрәме Валда шенясь узды
Тәтеш - Татарстан-Россия - Казахстан. Бүген Тәтеш районы Килдюшево авылында Мордва милли бәйрәме Валда шенясь узды
Тәтеш районы Кильдюшево авылы бүген Россиядә яшәүче мордва халкының милли-мәдәни үзәгенә әверелде. Тәтеш районында яшәүче морда милләте гасыр гасырлардан кояшның иң югары күтәрелгән көнендә Валда шенясь бәйрәмен билгеләп үткән.
Тәтешлеләр бүгенге көнгә кадәр традицияләрне саклап килә. Бүген әлеге бәйрәмгә Татарстан районнарыннан, Ульяновск өлкәсеннән, хәтта Казахстаннан мәдәни коллективлар килгән иде. Россия күләмендә танылып килгән әлеге бәйрәм бер мәйданга меңәрләгән кешене җыйды. Әлеге бәйрәм биредә 10 елдан артык уза. Кунакларны бәйрәм узасы капкадан ипи-тоз һәм мордва халкының милли эчемлеге сыра белән каршы алдылар.
Бәйрәмнең кунаклары - Фәрит Мөхәттәтшин, Әгъзам Гобәйдуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм башка бик күп кунаклар булдылар. Делегация вәкилләре иң беренче Тәтеш районының һөнәрчеләре, кул эшләре осталары күргәзмәләрен карап әйләнде, халык белән аралашты. Тантананы район башлыгы Рәмис Сафиуллин ачты. Ул әлеге бәйрәмнең елдан - ел киңрәк масштабта узуын билгеләп үтте, милли традицияләрне саклауга районда эшләнгән эшләр турында сөйләде. Аннан сәхнәдә Фәрит Мөхәммәтшин сүз алды. Ул бүгенге бәйрәмне күпмилләтле халыклар дуслыгы, дип атады. Тәтеш районы үсешенә зур өлеш керткән райондашларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Аннан мәйданда Валда шенясь башланды. Фольклор коллективлар бәйрәм парадыннан әйләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев