Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада хәрби хезмәткә чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең йөкле хатыннарына пособие түләнәчәк

Татарстан Республикасында, шул исәптән Буада хәрби хезмәткә чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең йөкле хатыннары өчен пособие 45 мең сум тәшкил итә Ирләре чакыру буенча хәрби хезмәткә алынган, йөклелек срогы кимендә 180 көн тәшкил иткән хатын-кызлар пособие алу хокукына ия. Ир-ат хәрби училищеның яки хәрби кафедраның беренче курсында укыса да, йөкле хатын-кызларга пособие бирелә. Әлеге түләү суммасы дәүләт тарафыннан беркетелгән күләмдә билгеләнә һәм ел саен инфляцияне исәпкә алып кабат исәпләнә

Татарстан Республикасында, шул исәптән Буада  хәрби хезмәткә чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең йөкле хатыннары өчен пособие 45 мең сум тәшкил итә

      Ирләре чакыру буенча хәрби хезмәткә алынган,  йөклелек срогы кимендә 180 көн тәшкил иткән хатын-кызлар пособие алу хокукына ия. Ир-ат хәрби училищеның яки хәрби кафедраның беренче курсында укыса да, йөкле хатын-кызларга пособие бирелә.

      Әлеге түләү суммасы дәүләт тарафыннан беркетелгән күләмдә билгеләнә һәм ел саен инфляцияне исәпкә алып кабат исәпләнә. 2026 елның 1 февраленнән ул 45 054 сум тәшкил итә. Пособиене Социаль фонд  яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп яисә «Дәүләт хезмәте» порталы аша онлайн да рәсмиләштерергә мөмкин.

       «Ирләре чакыру буенча хезмәт итә  торган гаиләләр дәүләт тарафыннан аерым игътибарга мохтаҗ. Бу пособие йөклелек чорында хатын-кызларга ярдәм итәргә һәм аларда үзләрен кайгыртучы барлыгы хисе уятырга, шулай ук гаиләгә финанс йөкләнешен җиңеләйтергә тиеш», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Гаризаны карауга аны теркәгәннән соң  10 эш көненә кадәр вакыт сарыф ителә. Карар кабул итү өчен  өстәмә белешмәләр кирәк булган очракта, әлеге вакыт егерме көнгә кадәр сузылырга  мөмкин. Гариза буенча уңай карар кабул ителгәч, акча 5 эш көненнән дә соңга калмыйча күчерелә.

           Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев