Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Хатыны Ландыш игезәк була, дигәч таксист ире Альфред Шәрәфетдинов: Яхшы, безнең машинабыз җиде урынлы бит, дигән

Буа районының Бикмураз авылында яшәүче Ландыш һәм Альфредның гаилә коруларына 17 ел тула. Шушы кыска гына вакыт эчендә Шәрәфетдиновлар инде күп балалы статусында. Алар биш бала да «алып кайтканнар», йорт та өлгертеп чыкканнар, бакчаларында дистәләгән төп төрле агачлар инде җимешләрен дә бирә башлаган.

Сөйләшеп караган көн

Хәзер яшьләрнең танышу тарихы күбрәк интернет аша булса, Ландыш белән Альфредныкы күпкә романтикалы. Апастан Буага килеп эшкә урнашкан Ландышка иптәш кызы беренче көннән үк яхшы егет табу хәстәрен күрә башлый. Үзе очрашып йөргән егетнең аз сүзле һәм бик әйбәт дустына «бер кызныкы» дип, телефон номерын бирә.

— Дус кызым миңа Альфред исемле егет шалтыратачагын әйтте. Эштән кайтып бакчага дип чыктым гына, телефоным шалтырый. Алсам, теге егет. Теле телгә йокмый. Мин әйтәм: абау, бигрәк оста сөйләшә! Азрак каушап та калдым. Хәзер килим әле, ди. Сөйләшеп карыйм әле, дип уйладым һәм кил, дидем. Ун минут үттеме икән, Татар Буасына кадәр килеп тә җитте. Куе зәңгәр төстәге "Жигули«дан ябык кына озын буйлы егет төште,- дип танышулары турында көлә-көлә сөйли Ландыш.

Телефоннан сөйләшкәндә сүзгә кесәгә кереп тормас кебек тоелса да, сөйләшә башлагач бик басынкы һәм ягымлы булуын күрә кыз.
Ландыш эшкә әбиләреннән ел артык кына йөри, сөйгәне аңа тәкъдим ясый һәм яшьләр өйләнешәләр.

Декрет акчасына — кирпеч

Кызның зур булмаган квартирасында яши башлыйлар. Үз өйләре белән үскәнгә, икесенә дә эштән кайткач «ябылып яту» шулкадәр туйдыра. Альфред эштән кайта да, Гомәр Гали урамындагы казык кына каккан йорт участокларына чыгып китә. Кулы эш белгән ир үзе өйнең нигезен әкренләп сала да башлый. Беренче балалары Ренатаның декрет акчасын кирпеч алырга тотачакбыз, дип киңәшә алар. 15 ел элек Арча кирпеченең берсе ничә сум торганын әле дә яхшы хәтерләвен сөйли Ландыш:

— Бер кирпеч 6 сум 20 тиен иде. Альфред белән санап чыгардык: миңа шулкадәр декрет акчасы чыгачак. Без теләгән проект белән стеналарына җитәрлек кирпеч киләчәк, дип и-и шунда сөенгән идек, — ди хуҗабикә. 

Баласына алты ай гына була, аны үзе хезмәт куйган «Вамин» агрофирмасына эшкә чакыралар. Тәвәккәлли Ландыш: беренчедән, өй сала башласалар акча да кирәк, икенчедән, үзенең эш урынын югалтасы килми. Эшләгәннең һәр тиене кадерле. Бер ел дигәндә икенче балага уза. 343 мең сум торган «Ана капиталы» янына тагын кредит алып йортның стеналарын күтәреп, башын ябалар. Тагын Ландышка эш урыныннан яшь белгеч буларак авыл хуҗалыгы программасы буенча субсидия бирелә. Шулай итеп тырыша-тырыша гаилә 2015 елда беренче кызлары Ренатаның 7 яшьлек туган көнен яңа өйләрендә бәйрәм итәләр. Алга узып шуны да әйтергә кирәк, гаиләнең бергә утырткан абрикослары, малиналары былтыр чиләк-чиләк җимешләре белән сөендергән үзләрен.

«Әти такси, без — пассажирлары»

Альфред Шәрәфетдинов-ны күп буалылар Буа-Казан маршрутында таксист буларак таныйлар. Тормыштагы кебек, рульдә дә шундый төгәл һәм тәртипле ул, ди хатыны Ландыш. Шуңа гаиләдә ир-атның әти дәрәҗәсе дә югары. Хатыны иртән сәгать 5тә инде уянган. Рейска чыгып китүче ирен беркайчан да, хәтта ике игезәк баласы төнлә начар йоклаган вакытларында да, кайнар ризык әзерләмичә, хәерле юл теләмичә озатканы юк. Әтиләре үзе дә, күп бала, дип беркайчан да кырыйдан ярдәм көтә торган кеше түгел.

— Игезәк балага узгач шактый вакыт хастаханәләрдә яттым. Өйдә өч бала, кечкенәсенә әле 2 генә яшь. Әбиләре булышыйк, дип бер генә көн килделәр. Икенче көнне шалтыратып, кызым, анда Альфред барысын да үзе эшли. Без кирәкмибез, диделәр, ди — иренең никадәр ышанычлы булуына ишарәләп.

Ландыш иренең курыкмыйча таянырлык кеше булуы турында бик күп сөйләде. Һәр көнне 6да машинасын кабызып әтиләре өйдәге «пассажирларын» көтә. Ландышны эшенә — пенсия фондына, Рената белән Ралинаны лицей-интернатка, Ренальне һәм игезәкләр Радмир белән Раминаны балалар бакчасына китерә. Аннан заказ буенча пассажирларын җыеп Казанга китә. Аннан әйләнеп кайтып өлгерсә, кайсын йөзәргә, кайсын биергә алып бара. Рената быел тугызынчыны тәмамлый. Мәктәптә гел "5«легә генә укый. Ралина да апасы үрнәгендә тырыша.

— Бездән күп балага түләүләр, ташламалар, дип төпченеп кызыксынучылар бар. Аны кем белгән?! Без гомердә ул түләүләрне төпченмәдек. Чөнки эшлибез, җиткерергә тырышабыз. Җитмәүне, бигрәк тә балалар алдында, зур проблема итеп куймыйбыз. Хәлдән килгәнчә чишәбез. Минем өчен эштән кайткач зур өстәл артына утырган гаиләмә тәмле ашларымны салып бирү, аларның «әни, рәхмәт,» дип торып китүләре. Һәм тагын өйнең буш булмавы зур бәхет. Алла бирсә, кечкенәләре үсеп җиткәнче инде оныклар килә башлар дип, өметләнәм, — ди Ландыш.

Әле тагын районның төрле җәмәгатьчелек оешмалары активы да ул. Район мәгариф идәрәсендә ата-аналар советы рәисе булып тора. Формаль рәвештә генә түгел, әти-әниләрнең киңәшләрен дә, тәкъдимнәрен дә җи-тәкчелеккә җиткерми калмый. Махсус хәрби опера-циядә хезмәт итүче егетләргә мәктәп укучылары белән үзебезнең җирлектә үскән үлән чәйләре җыеп җибәрү массакүләм акциясе дә аның катнашында үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев