Хезмәт мотоциклы белән агроном хатын. Сүз Тенкәш авылында яшәүче Хәлисә Вәлиева турында
24 ел Алших авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән апаның аларда узган километрларның исәбе-хисабы юк. Ә «Татарстан» хуҗалыгында баш агроном чагында ат та иярли, » УАЗ» машинасын да йөртә. Тормыш юлын җир, авыл белән бәйләгән кызга менә шулай барысына да өйрәнергә туры килә.
Данлыклы җитәкче кул астында
Җиңел автомобиль йөртүче таныклыгын Ульяновск авыл хуҗалыгы институтында биреп чыгаралар. Туган авылы Теңкәштә башлангыч, Алшихта — җидееллык, Буаның М. Вахитов исемендәге мәктәбендә урта белемне алган Халисә әлеге югары уку йортын 1960 елда тәмамлый. Шул ук елны Нургали Сабирҗанов җитәкләгән алдынгы «Татарстан» колхозына эшкә урнаша. Яңа Суыксу һәм Иске Суыксу авылларын берләштергән хуҗалыкта агроном, терәк-күрсәтү хуҗалыгы агрономы, баш агрономы вазифаларын башкара.
— Кечкенәдән җирне яраттым. Мәктәптә һөнәр сайлауга багышланган иншаларда һәрвакыт агроном булырга теләвемне яза идем. Икетуган Роза белән бардык. Икебез дә, имтиханнарны уңышлы тапшырып, укырга керә алдык. Җиңел хезмәт сайламаганбыз, билгеле. Бигрәк тә хатын-кыз өчен. Ә мин, иртә таңнан караңгы төнгә чаклы кырда булырга туры килсә дә, эшемне бик яраттым, — ди Халисә апа яшьлек елларын искә алып.
Ул чакта бит әле бүгенге кебек егәрле техникасы да юк. Яхшы орлык, ашлама муллыгы белән дә мактанып булмый. Барысы да хезмәтне дөрес оештырудан тора.
— Төннәр буе да чәчә идек. Аның барышын бригадирлар белән чиратлашып контрольлибез. Чәчүлек җирләре дә күп — 5 мең гектар иде, ә Карлы авылы кушылгач 7 меңгә җитте. Бер елны чәчү бетте дигәндә генә бөтен җирне ап-ак кар каплады. Чәчкечләр дә кар астында калды. 3 май тирәсе иде бу. Борчылдык. Әмма, ни хикмәт, зыяны булмады, — ди ул.
Чәчүдә генә түгел, кыр эшләренең барлык этапларында шундый тырышлыкларының зур әҗерен дә алалар. 1967 елда «Татарстан» колхозына Ленин ордены бирелә. Алдагы елда республикада моңарчы күрелмәгән күрсәткечләре өчен. Ул чакта бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 24-26, шикәр чөгендереннән 260 центнер уңыш җыеп алалар. Терлекчелектә, дәүләткә сөт тапшыруда да «Татарстан» колхозына тиңнәр булмый.
Ә Халисә Сөнгатулла кызына моңа кадәр ике ел алдан Почет билгесе ордены тапшырыла. Студент елларында ике тапкыр урак вакытында чирәм җирләренә дә бара. Шуның өчен 1956 елда «Чирәм җирләрен күтәрү өчен» медале белән бүләкләнә. Эшләгән чагында Мәскәүдә ВДНХ күргәзмәләрендә еш катнаша. 1967 елда аның Көмеш медаленә лаек була. «Хезмәт ветераны» медале дә бар. Анысы 1989 елда бирелгән.
Халисә Вәлиеваны 1968 елда Буа шикәр заводының чимал бүлегенә агроном-инспектор итеп күчерәләр. Ә ике елдан ул туган ягына Алших авыл Советы башкарма комитеты рәисе, бүгенгечә әйтсәк, авыл җирлеге башлыгы булып кайта.
Эш тагын да арта
Бу вазифага алынгач агроном эше чүп кенә кебек тоела Халисәгә.
— Авыл Советына йөкләнгән хезмәтне санап бетерерлек түгел иде. Агроном да, бригадир да, гади хезмәткәр дә булырга туры килде. Колхоз рәисе Рәүф Әһлиуллин бер дә тик тотмады. Урак вакытында мотоцикл белән кичке тугызга кадәр кырда була идем. Башка кыр эшләре вакытында да шулай ук. Көзен бата-чума халыктан бәрәңге дә җыйдык. Ул чакта 120 йорты булган, бүген инде беткән Таң авылына кадәр бара идек. Шулай ук сөт җыюны да оештырдык. Анысы башта бик авыр барды. Чөгендер утаучылар, башка хезмәткәрләр табу да безнең җаваплылыкта иде, — ди ул.
Безнең, дип ул төрле елларда үзе белән бергә авыл Советында секретарь булып эшләгән Галина Дубованы, Зоя Тихонованы, бухгалтерлар Таисия Тарасованы, Людмила Паневаны, счетовод Валентина Андрееваны әйтә. Галина, Людмила бүгенге көндә вафат. Калганнары белән хәзер дә аралашып яшиләр, бер-берсен бәйрәмнәр, туган көннәр белән котлыйлар.
— Башкача булу мөмкин дә түгел. Шул кадәр дус, бердәм булып эшләдек. Авыл Советына бер эшкә кергән кеше анда «таш булып ятты». Мин үзем анда 1976 елда укуымны тәмамлаганнан соң кайтып, башта бухгалтер, аннан баш бухгалтер булып эшләдем. Халисә апа бик әйбәт җитәкче иде. Олысына-кечесенә ихтирамлы булды. Теләсә нинди ситуациядән чыгу юлларын тапты. Шул ук вакытта таләпчән дә иде. Үзенә дә, кул астындагыларга да. Ул бөтен барлыгын эшкә багышлады. Авыл Советы бинасы ишеген иртән ул ачты, кичен ул бикләде. Чөнки көне фермада иртәнге савымнан башланып, колхоз «нәрәте» белән тәмамлана иде. Бернинди хезмәттән тайчынмады. Чөгендерен дә утады, күмерен дә кайтартты. Карамагында 18 учреждение иде. Авыл халкы бик хөрмәт итте үзен, — ди Таисия Тарасова.
Тырыш җитәкче менә шулай бар эшкә өлгерә. Партия җыелышларында бик күп чыгышлар ясый. Буа радиосы аша эш тәҗрибәсе белән бүлешә. Гомере эш белән үткән ветеран бүген дә район, республика авыл хезмәтеннән хәбәрдар. Соңгы вакытта күзләре начаррак күргәнгә күбрәк телевизор карый. Ә газета битләрендә үзе, хуҗалык турында чыккан язмаларны кадерләп саклый.
Хезмәт юлында алар күп булган. Бүләкләре дә шактый. "Татарстан"га Ленин ордены белән, мәсәлән, белгечләргә алты айлык хезмәт хакы кадәр премияләр бирелә. Баш агроном шул акчага йорт җиткерә. Бүген дә шунда килене Ләйсән белән гомер кичерә. Бердәнбер улы Мөнир генә алты ел элек 47 яшендә вакытсыз якты дөньядан киткән. Ике оныгы — Эльвира белән Ландыш еш кайтып йөриләр. Телефоннан шалтыратып та хәлләрен беләләр. Ә шушы көннәрдә моңа тагын бер сәбәп бар. Әбиләренә 6 мартта 85 яшь тула. Без дә ихластан котлыйбыз. Саулыклы озын гомер телибез.
Әлфия Шәрәфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев