Буаның “Авангард” агрофирмасында авыл хезмәтчәннәре өчен Сабан туе узды
Буаның “Авангард” агрофирмасында авыл хезмәтчәннәре өчен Сабан туе узды
Биредә ел саен чәчү тәмамланганнан соң авыл хуҗалыгы алдынгыларын Кайбыч авылы урманы аланына бәйрәмгә җыялар. Бүгенгесе дә бүләкләргә, теләкләргә, җыр-биюгә бай булды. Соңгы арада “саранрак” булган кояш та иртәдән үк җылы нурларын сипте. 200дән күбрәк хезмәтчәнне аланда бәйрәмчә бизәлгән сәхнә, Буадан Камилә Мусина, Чуашстан Республикасыннан килгән җырчылар башкаруында матур җырлар, мул сыйлы табын каршы алды. Ә аларны тәбрикләргә күпсанлы кунаклар – муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов, “Ак Барс” Холдинг компаниясенең хокук һәм милек мәсьәләләре буенча генераль директор урынбасары Айрат Туктамышев, күрше Чуашстан Республикасының берничә район башлыклары һәм тагын бик күпләр килде. Кунакларны милли ризыклар, җырлар белән Кайбыч, Яңа Чәчкап, Югары Лашчы, Исәк, Ырынгы авыл җирлекләре үзешчәннәре каршы алды. Бәйрәмне “Авангард” агрофирмасы генераль директоры Николай Курчаткин ачты. Ул хезмәтчәннәргә тырышлыклары өчен рәхмәтен җиткереп, кырларның торышы белән таныштырды.
– Бер яз да алдагысына ошамый. Быелгысы аерым бер катлаулы булды. Әмма чәчүне барлык мөмкинлекләрне файдаланып башкарып чыктык. Бүген кырларда үсентеләр матур булып үсеп килә. Көзен уңышларын югалтуларсыз, кыска срокта җыярга насыйп булсын. Аңа кадәр барлык культураларны тукландыру, чүп үләннәренә, авыруларга, корткычларга каршы көрәшү тора. Инде шушы көннәрдә терлек азыгы әзерләүгә керешәчәкбез, – диде ул.
Аннан теләкләрен, рәхмәт сүзләрен Ранис Камәртдинов, Айрат Туктамышев һәм башка бик күпләр җиткерде. Һәр чыгыш бүләкләүләр, концерт номерлары белән үрелеп барды. Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр белән язгы кыр эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән кешеләр белән беррәттән, башка тармаклар алдынгыларын да билгеләп үттеләр. Сәхнәгә беренче булып “Лада Нива” хезмәт автомобильләре ачкычларын алу өчен “Новый путь” бүлекчәсе идарәчесе Раил Бикмуллин, идарәче Альберт Фәхретдинов, “Газель” ачкычын артыннан “Карлинский” Ит йорты” директоры Александр Владимиров күтәрелделәр.
Казан аграр университетында агрофирма белән максатчан килешү буенча агроном белгечлеге алган Раил идарәче булып әле беренче елын гына эшли.
– Яңа автомобильле булуыма мин бик шат. Җитәкчелеккә шундый кайгыртулары өчен рәхмәт. Шулай ук рәхмәтемне бүлекчәнең элеккеге идарәчесе Фәнис Төхбиевка да җиткерәсем килә. Ул минем остазым. Барысын аңлата. Ярдәм итә, – ди ул.
Бу көнне “Коммуна” бүлекчәсе тракторчы-машинисты Нәсыйх Абейдулловка, 1 номерлы сөтчелек-товарчылык комплексы терлкчесе Зөфәр Йосыповка, баш инженер Әнсар Мәхмүтовка, “Таң” бүлекчәсе идарәчесе Радик Мөхәммәтҗановка Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары, тракторчы-машинистлар Наил Хәйбуллинга, Зөфәр Садретдиновка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Механизаторлар Дмитрий Сидоров, Константин Захаров, генеральдиректорның беренче урынбасары Рәдиф Йосыпов, хезмәтне саклау бүлеге Амур Гыйматдинов, нуклеус цехы начальнигы Ранис Гайнетдинов, “Коммуна” бүлекчәсе ашханәсе мөдире Илдар Батталов, каравылчы Рушан Фазелов муниципаль район башлыгының Мактау грамоталарына һәм бүләкләренә лаек булдылар. Бик күпләр “Ак Барс” холдинг компаниясенең махсус билгеләрен һәм башка бик күп бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев