Яңа Чәчкап авылына нинди кош ияләшкән? (+фото)
Еш кына урманда яшәүче кошлар да кешеләр янына елыша. Әллә урманда азык таба алмаганнан, әллә башка сәбәп белән. Җылы якка китмәүче кошларның кайсына караганда да туграк яшәүче тукран ияләшкән әнә Яңа Чәчкап авылының Совет урамына. Кыштан бирле иртәдән кичкә кадәр тукылдый. Кешеләрдән дә курыкмый. Кайсы агач каерысы астыннан бөҗәк эзли,...
Еш кына урманда яшәүче кошлар да кешеләр янына елыша. Әллә урманда азык таба алмаганнан, әллә башка сәбәп белән. Җылы якка китмәүче кошларның кайсына караганда да туграк яшәүче тукран ияләшкән әнә Яңа Чәчкап авылының Совет урамына. Кыштан бирле иртәдән кичкә кадәр тукылдый. Кешеләрдән дә курыкмый. Кайсы агач каерысы астыннан бөҗәк эзли, дисезме. Чыршы әкәлесеннән. Аны чыршыдан өзеп алып килеп, иске электр баганасы очындагы ярыкка кыстыра да, шуны чукый. Ул төшеп китсә, яңасын алып килә. Көне буе шулай. Урам халыкын тукылдап, уята, тукылдап йоклата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев