Яңа Чәчкапта әбиләр “Әбиләр чуагы”на җыелды
Яңа Чәчкап мәдәният йорты, китапханә хеәмәткәрләре үз көчләре белән матур итеп бизәгән, чәчәкләргә күмгән бакчага авылның өлкән кешеләрен бәйрәмгә җыйдылар. Ак яулыклы әбиләр башта "Бабайлар зираты"нда җирләнүчеләр рухына коръән сүрәләре укыдылар, көзен җыеп алган мул уңышка дога кылдылар. Бакча уртасында урын алган өстәлгә шул уңыштан күчтәнәчләр - бәлеш-пироглар, алма-помидорлар, какы,...
Яңа Чәчкап мәдәният йорты, китапханә хеәмәткәрләре үз көчләре белән матур итеп бизәгән, чәчәкләргә күмгән бакчага авылның өлкән кешеләрен бәйрәмгә җыйдылар. Ак яулыклы әбиләр башта "Бабайлар зираты"нда җирләнүчеләр рухына коръән сүрәләре укыдылар, көзен җыеп алган мул уңышка дога кылдылар. Бакча уртасында урын алган өстәлгә шул уңыштан күчтәнәчләр - бәлеш-пироглар, алма-помидорлар, какы, бәрәңге, бал куелды, күргәзмә дә оештырылды. Өлкәннәр рәхәтләнеп күңел ачтылар. Районның 235, Буаның 85 еллыгына багышланган викторина сорауларына җаваплар бирделәр, йон эрләүдә, йомгак чорнауда, алма кисәкләреннән "пазл" җыюда, уклау тартуда, вак акча санауда ярыштылар, биеп тә алдылар. Иң җитезләргә, көчлеләргә, зиһенлеләргә бүләкләр дә бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев