Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Яхшы тәрбия гаиләдән килә

Быел ике ай эчендә 46 административ эш карадылар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары. Анда яшүсмерләрнең әти-әнисенә карата 13 тапкыр кисәтү ясалды, 32 се штрафка тартылды. Яшьләрнең хокук бозулары башлыча кичке 22 сә-гатьтән соң урамда йөрүгә, спиртлы эчемлекләр кабул итүгә, урлауларга кайтып кала. Соңгысы буенча 2 факт теркәлде. Комиссия фикеренчә,...


Быел ике ай эчендә 46 административ эш карадылар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары. Анда яшүсмерләрнең әти-әнисенә карата 13 тапкыр кисәтү ясалды, 32 се штрафка тартылды.
Яшьләрнең хокук бозулары башлыча кичке 22 сә-гатьтән соң урамда йөрүгә, спиртлы эчемлекләр кабул итүгә, урлауларга кайтып кала. Соңгысы буенча 2 факт теркәлде. Комиссия фикеренчә, яшьтән үк ялгыш юлга баскан балаларга гаиләдә тиешле тәрбия бирелми. Быел гына да ведомствоара рейдлар барышында 10 "авыр" гаилә барлыгы ачыкланган. Аларда 14 бала тәрбия-ләнә. Кечкенәдән контрольсез үскән бала мәк-тәптә түбән сыйныфларда укыганда ук кырын эшен башкара башлый. Ә педагоглар моны яшерәләр, алар өйдән "чүп чыгармау" ягында. Бу уңайдан райондагы 10 мәктәп комиссиянең "кара" исемлегенә кергән.
Балигъ булмаганнарны дөрес юлга кертүнең чарасы бар, дип нәтиҗә ясадылар комиссиялеләр. Ул аларны спортка һәм мәдә-нияткә тартудан, төрле иҗади түгәрәкләрдә шө-гыльләнергә җәлеп итүдән гыйбарәт.
Әлфинур ЙОСЫПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел ике ай эчендә 46 административ эш карадылар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары...