Якташыбыз Резеда Хөсәенова үзенең "Тәмле булсын" ресторанына официантлар эзли
Күпләр, бәлки, белмәгәндер, ТНВ каналында телевизор караучыларны тәмле ризыклар пешерергә өйрәтүче Резеда апа Хөсәенованың үз рестораннары бар. Берсе Казанның Шмидт урамында, икенчесе Гагаринда. "Тәмле булсын" дигән исемне йөртүче рестораннар челтәренә Резеда Хөсәенова официантлар эзли. "Ике кызым укырга китә, шуңа тиз арада кеше табасы иде, - дип сөйләде "Матбугат.ру" хәбәрчесенә милли...
Күпләр, бәлки, белмәгәндер, ТНВ каналында телевизор караучыларны тәмле ризыклар пешерергә өйрәтүче Резеда апа Хөсәенованың үз рестораннары бар. Берсе Казанның Шмидт урамында, икенчесе Гагаринда. "Тәмле булсын" дигән исемне йөртүче рестораннар челтәренә Резеда Хөсәенова официантлар эзли.
"Ике кызым укырга китә, шуңа тиз арада кеше табасы иде, - дип сөйләде "Матбугат.ру" хәбәрчесенә милли ашлар пешерү остасы, - Таләпләр шундый: 18-30 яшьләрдәге кызлар кирәк. Начар гадәтләрсез булсыннар иде, чөнки рестораныбыз милли рух белән сугарылган. Нинди милләт кызлары булуы мөһим түгел. Эш вакыты иртәнге 8дән 17.00гә кадәр. Минем телефоныма шалтыратсыннар. Үзем сөйләшәм. Бер кеше булса да табарга иде".
Резеда Хөсәенованың телефоны: +79872968825
---
Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев