Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Янтуган урта мәктәбе укучылары керпеләрне саклый

Алар "Керпеләр яшәргә тиеш!" Бөтенроссия экологик акциясенә теләп кушылдылар. Аның кысаларынңа мәктәптә "Батарея тапшыр - керпене саклап кал" дигән акция игълан ителде һәм көндәлек тормышта (сәгатьләрдә, пультларда) кулланылган батареяларны җыюга старт бирелде. Нигә батарея, дисезме. Чөнки чүплеккә ташланган бер батарея туфракка эләккәннән соң 20 квадрат метр җирне зарарлый. Мәктәпнең география...

Алар "Керпеләр яшәргә тиеш!" Бөтенроссия экологик акциясенә теләп кушылдылар. Аның кысаларынңа мәктәптә "Батарея тапшыр - керпене саклап кал" дигән акция игълан ителде һәм көндәлек тормышта (сәгатьләрдә, пультларда) кулланылган батареяларны җыюга старт бирелде. Нигә батарея, дисезме. Чөнки чүплеккә ташланган бер батарея туфракка эләккәннән соң 20 квадрат метр җирне зарарлый. Мәктәпнең география укытучысы Таһир Фәхретдинов әйтүенчә, урманнар зонасында шул территориядә ике сукыр тычкан, бер керпе, берничә мең яңгыр суалчаны яши алыр иде. Бер ай эчендә укучылар, укытучылар, авыл халкы тырышлыгы белән үтилләштерү өчен 765 батарея җыелды. 3 чыйныф укучысы Камилла Низамова 80, 4 сыйныфтан Ратмир Хәкимов - 58, 8 сыйныф укучысы Ильмир Фәткуллов - 55, 7 сыйныф укучысы Илдан Вәлиев 50 батарея тапшырдылар. Бу акция ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Анда һәркем катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев