Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Яшь буалыларга музейда төп документларын тапшырдылар (+ фото)

11 укучыга паспорт тапшыру тантанасы туган якны өйрәнү музееның Бөек Ватан сугышына багышланган залында үтте. Аларны төп документ алулары белән паспорт өстәле начальнигы Айрат Шәкүров, район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Гөлия Козырева, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп директоры Әзгар Зыятдинов котладылар. Музей...

11 укучыга паспорт тапшыру тантанасы туган якны өйрәнү музееның Бөек Ватан сугышына багышланган залында үтте. Аларны төп документ алулары белән паспорт өстәле начальнигы Айрат Шәкүров, район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Гөлия Козырева, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп директоры Әзгар Зыятдинов котладылар. Музей директоры Люция Әхмәтҗанова "Җиңүнең бөек сере" китабын бүләк итте. Биредә үк Илгиз Нигъмәтуллинның "Җиңү поезды" китабын тәкъдир итү дә булды. Укучылар, аларның әти-әниләре һәм кунаклар тимер юл төзелеше турында фильм да карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев