Яшүсмер әнисен яклап пычак алган
Без 12 яшьлек малайның әтисен пычак белән яралавы хакында хәбәр иткән идек. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Ханбиков әйтүенчә, әлеге вакыйга буласы көнне көнне әти кеше өйгә кич исереп кайта һәм, җәнҗал чыгып, хатынын кыйнарга керешә. Бу хәлне күреп торган улы әнисенә ябырылыган әтисен аермакчы була, ләкин баланың көче...
Без 12 яшьлек малайның әтисен пычак белән яралавы хакында хәбәр иткән идек. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Ханбиков әйтүенчә, әлеге вакыйга буласы көнне көнне әти кеше өйгә кич исереп кайта һәм, җәнҗал чыгып, хатынын кыйнарга керешә. Бу хәлне күреп торган улы әнисенә ябырылыган әтисен аермакчы була, ләкин баланың көче җитми. Шуннан соң малай кухнядан пычак алып чыгып, әтисен куркытырга тели һәм тегесе тагын да котырынгач, аның аркасын яралый. Хәзер бу факт буенча тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев