“Әйдә, булышыйк!” акциясе кысаларында Казан табиблары йөздән күбрәк буалыны карады
Буа якташлыгы социаль проекты кысаларында 14 декабрдә уздырылган “Әйдә, булышыйк!” хәйрия акциясе барышында Казаннан килгән якташ табиблар 122 пациентны карадылар.
Кабул итүне республика клиник дәваханәсеннән кан тамырлары хирургы Айгиз Фәйсханов, бүлекчә мөдире, невролог Марат Хәйруллов, республика онкология диспансерыннан бүлек мөдире, онколог- химиотерапевт Рөстәм Сафин, онколог-гинеколог Диләрә Кәлимуллина, онколог-хирург Марат Әһлиуллин алып бардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев