Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Йортлары янган Наталья һәм Владимир Раковлар 100 мең сумнан күбрәк акча җыйган. Кемнәр ярдәмендә?

Без 8 июнь көнне Яскүл авылында яшәүче Наталья һәм Владимир Раковларның өйләре януын, хуҗаларның бернәрсәсез урамда калуын язган идек. Шулай ук аларның шәһәрдән йорт алуын, аны үзләре исеменә рәсмиләштерү өчен 1 миллион 850 мең сум акча кирәклеген дә хәбәр иттек.

Шушы көннәрдә Наталья безнең белән элемтәгә чыгып, акчалата һәм рухи яктан ярдәм иткән барча райондашларга рәхмәт әйтте. Алар бүгенге көндә йорт хуҗаларына 1 миллион сум акчаны түләгәннәр. Иминиятләштерү компаниясе кайтарган суммага халыктан җыелган акчаны кушканнар. Бәла булгач ук, Раковларга Раков, Әлши Яскүл авыллары халкына, әфганчылар хәрәкәтенә матди ярдәм күрсәткән. Без газета, телевидение, радио, сайт, социаль челтәрләр аша әлеге гаиләгә булышуны ярдәм сорап язгач, халыктан 100 мең сумнан күбрәк акча җыелган. Чит кеше хәсрәтенә битараф калмаган һәммәсенә чын күңелдән рәхмәт әйтәләр. Владимир Ильин, Евгений Савельев, Валерий Ярхунов, Юрий Чернов, Нина Петрова гаиләләренә аерым рәхмәт, диләр. Беркемгә дә мондый бәла беркемгә дә килмәсен, дип телиләр. 

Калган суммага – 850 мең сумга Раковлар кредит рәсмиләштерергә җыеналар. Моңа кадәр дә кредитлары булу сәбәпле авыр булса да, җиңеп чыгарга тырышабыз, ди Наталья.

Әгәр дә калган суммага үз өлешен кертүчеләр булса, Натальяның телефон номеры 89397314614 (Сбербанк картасына бәйләнгән).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев