Югары Лашчы авылында 80 яшьлек юбилярларны зурладылар (+фото)
Эшче һөнәрләр елына багышланган чара мәдәният йортында узды.
Анда кунакка гомер буе комбайнчы булып эшләгән Заһир Шакиров, автомобиль йөрткән Мәсгуть Зыятдинов, элемтәче Таһир Борһанов, техник хезмәткәр Нурзидә Сираҗева килделәр. Алар адресына иң җылы теләкләр ирештерелде, концерт номерлары башкарылды, тормыш һәм хезмәт юллары турында бәян ителде. Матур бәйрәмгә юбилярларның балалры, якыннары да җыелды. Бәйрәм истәлеге итеп мәдәният йорты исеменнән бүләкләр дә тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев