Кичә, бүген, иртәгә
Юл һәлакәтеннән соң 3 ай хастаханәдә яткан Ринат Рәхмәтуллин: «Тимер җәл түгел, иң мөһиме – исән калдым»
Хәтерлисездер, узган елны ноябрь ахрында популяр җырчы Ринат Рәхмәтуллин төнлә концерттан кайтып барганда рульдә йоклап китеп, йөк машинасы астына кергән иде. Машинасы йөрер хәлдә түгел, ә җырчыны реанимациягә салдылар.
- 3 ай дәваханәдә ятып чыктым. Хәлләрем хәзер күпкә яхшырак. Кабырга, муен сөякләре - сынмаган җир бик аз калган иде. Машинам...
Хәтерлисездер, узган елны ноябрь ахрында популяр җырчы Ринат Рәхмәтуллин төнлә концерттан кайтып барганда рульдә йоклап китеп, йөк машинасы астына кергән иде. Машинасы йөрер хәлдә түгел, ә җырчыны реанимациягә салдылар.
- 3 ай дәваханәдә ятып чыктым. Хәлләрем хәзер күпкә яхшырак. Кабырга, муен сөякләре - сынмаган җир бик аз калган иде. Машинам бик кыйммәтле булса да, тимер җәл түгел, исән калганыма Аллага рәхмәтлемен. Яңадан тугандай булдым. Һәр таңга сөенеп, тормышның кадерен белеп яшим.
Узган атнада хастаханәдән чыгардылар, бүген гастрольләргә чыгып киттем. Әлегә үз машинам юк, кешенекендә йөрим. Дөресерәге, әлегә башка мәшәкатьләр ныграк борчый. Авыр чакта янымда булган якыннарыма, туганнарыма бик рәхмәтлемен. Моннан соң, бик сак булырга иде. Арыган килеш рульгә утырмаска үз-үземә сүз бирәм.
Кызганыч, Ринат Рәхмәтуллин авариягә еш очрап тора. 2-3 ел биргән интервьюсында ул болай дигән иде:
- Бүгенге тормышта мине бары тик бер әйбер генә борчый - аварияләргә еш эләгүем. Башта мин моны арыганлык белән бәйли идем. Үземә машина йөртүче дә алдым. Тик хәлләр үзгәрмәде: аның белән дә юл һәләкәтенә очрадым. Күрәсең, тәкъдирдер.
Яраткан җырчыбызның тизрәк сәламәтләнүен телибез. Барыбызга да юлларда исән-сау йөрергә язсын!
Чыганак: shahrikazan.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев