Зәкәрия Усмановны искә алып
Андый кеше башка юк Адав-Толымбай авылыннан гомерен җиргә багышлаган Зәкәрия Усмановны элеккеге хезмәттәшләре шулай дип искә алалар.
белән ирешкән Балачакта бергә уйнап үскән, бер мәктәптә укыган, аннан бергә хезмәт куйган авылдашы Мәүлет Сафиуллин аның кечкенәдән үрнәк алырлык искиткеч кеше булуын әйтә. – Зәкәрия миннән бер генә яшькә өлкәнрәк. Шуңа һәрвакыт бергә идек. Ул бик тәртипле, тыйнак иде. Кечкенәдән колхоз эшендә актив катнашты. Спортны яратты. Бигрәк тә футболны. Капкачы иде ул, әле колхоз командасы өчен дә күп тапкырлар чыгыш ясады. Хоккейны да үз итте. Үзебезнең авылда да, аннан соң Буада М. Вахитов исемендәге мәктәптә дә яхшы укыды. Үз көче белән Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керде. Башкача мөмкин дә түгел – күп балалы колхозчы әтиәнисенең ярдәм итәргә бернинди мөмкинлеге юк иде, – ди шулай ук авылдашы юлыннан киткән һәм 40 ел гомерен туган авылында җирдә эшләүгә багышлаган Мәүлет абый. Аларның хезмәт юллары да бергә үрелеп бара. Зәкәрия 1970 елда институтны тәмамлап “Буа” терлек симертү совхозында өлкән агроном, район башкарма комитетының авыл хуҗалыгы идарәсендә игенчелек бүлеге башлыгы булып эшләгәннән соң туган авылына – Коминтерн исемендәге хуҗалыкка рәис итеп билгеләнә. – Ул эшләгән чорда колхозыбыз алдынгылар рәтенә чыкты. Чөнки аның белән игенчелек кенә түгел, барлык өлкәләрне биш бармагы кебек белгән грамоталы җитәкче идарә итте. Ул бер генә сорауны да җавапсыз калдырмас өчен күп укый, яңалыклар белән таныша, искеләрне дә “чыгарып ташламый” иде. Нинди генә яңа техника кайтмасын, ул аларны ничек көйләргә кирәген инде белә, яңа препаратлар, технологияләр белән дә таныш, өйрәнергә өлгергән. Менә шундый кеше иде ул. Аның кебекләрне башка белмим, – ди Мәүлет Сафиуллин. Хатыны Фәния апа да Зәкәрия Усманов кул астында эшләгән булып чыкты. Аның да хатирәләре бары уңай. – Бухгалтер идем мин. Эшкә Зәкәрия алды. Бер генә тапкыр да кешегә тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Хаталар булганда да барысын да җайлап аңлата, сүзен уйлап әйтә иде. Ничек шулай булдыра алгандыр. Һәрвакыт ихтирам белән искә алабыз, урыны җәннәттә булсын, – ди ул. Андый кеше башка юк Адав-Толымбай авылыннан гомерен җиргә багышлаган Зәкәрия Усмановны элеккеге хезмәттәшләре шулай дип искә алалар. “Буа Зәкәриясе” Биш елдан – 1991 елда кабат авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә әйләнеп кайта Зәкәрия Усманов. Соңгы көненә кадәр биредә урынбасар булып эшли. Бу вазифасында, инде районның баш агрономы буларак, барлык хуҗалыклар агрономнарының киңәшчесенә, остазына әверелә. – Аның эш бүлмәсендә һәрвакыт кеше иде. Нинди гозер белән мөрәҗәгать итсәләр дә, ул, бүлдермичә тыңлап, аталарча киңәш бирде, дус һәм иптәш була белде. Аның янында вакыт бик тиз уза иде. Сөйләгәннәрен, тормыштан мисалларын тыңлап туеп булмый иде. Зәкәрия Абдуллович аграр сектор предприятиеләре проблемаларын тирәнтен өйрәнергә, үз белгәннәрен башкаларга өйрәтергә тырышты. Бик күпләрнең остазы ул. Мин дә көчле агрономнан күп нәрсәгә өйрәндем, алган белемнәремне бүген дә кулланам. Вафатына ун ел вакыт узса да, аны без генә түгел, республиканың аның белән бер вакытта эшләгән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре дә сагынып искә ала, дип ышанып әйтә алам. Чөнки ул үзен грамоталы белгеч, алга карап эш итүче оештыручы итеп танытты. Максатчанлыгы, яңалыкларны куллануга кыю алуы, үз фикерен әйтә, аны башкаларга җиткерә белүе белән хәтта җитәкчеләрнең дә ихтирамын казанды. Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә аны “туры сүзле киңәшчем”, дип атый иде. Кыскасы, белгечләр арасында “Буа Зәкәриясен” белмәгән кеше юк иде, – ди “Авангард” агрофирмасының 35 елдан күбрәк стажлы баш агрономы, ә 2010 елда Зәкәрия Усманов чакыруы буенча идарәгә эшкә килгән һәм биш ел районның баш агрономы буларак хезмәт куйган Хәмит Гыйматдинов. Ә бүген исеме игенчелек буенча консультант дип аталып йөртелүче әлеге вазифаны Валерий Андреев били. – Зәкәрия Абдуллович белән беренче очрашуны бүгенгедәй хәтерлим. 1992 ел иде бу. Мин институтны тәмамлап кайткан яшь белгеч, ул – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары. Безнең “Рассвет” хуҗалыгына килгәч, мине сынап карар өчен күп сораулар бирде, җавапларын белә бардым. Ахыр чиктә клеверда протеин күләмен сорап “отты”. Шул көннән башлап миңа Валерий Николаевич дип эндәште. Зур олылау иде бу. Аңлашып, килешеп эшләдек, эш буенча еш бәхәсләшә дә идек. Ул үз позициясен яклаучыларны яратты. Үзе дә шундый булды. Ике-өч адымга алдан күрә белә иде. Аның белән теләсә кайсы темага сөйләшергә мөмкин иде. Бер генә сорауны да җавапсыз калдырмады. Бу минутта белмәгәненә, укып, эзләнеп, соңрак булса да җавап бирде. Һәрвакыт агрономнар ягында булды, яклады, булышты. Кирәк чагында оршып та алды. Аның бар максаты – технологияләрне төгәл үтәп, җирнең уңдырышлылыгын күтәреп югары уңыш алу иде. Моның рәхмәтендә район республикада һәрвакыт беренче бишлектә булды. Экология турында да кайгыртты. Сәламәт тормыш алып бару яклы иде, – ди ул. “Үзәк” колхозында 40 ел баш агроном булып эшләп лаеклы ялга чыккан Азат абый Хәйретдинов Зәкәрия Усмановны “Буа” совхозында хезмәт куйган чагыннан белә. Эш буенча еш аралашалар. Ә тагын унөч елдан – беренче тапкыр авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнгәннән соң бу вакытка 20 ел тәҗрибәсе булган өлкән коллегасыннан киңәшләр сорый. Бигрәк тә шикәр чөгендере игү буенча. – Безнең колхоз бу яктан алдынгы иде бит. Җитмешенче еллардан башлап, егерме ел рәттән беренчелекне бирмәдек. Зәкәрия Усманов бик тиз бар өлкәләрне белүче белгечкә әверелде. Киңәшләре дөрес иде, аларга барысы колак салды, тыңлады. Башкаларның хезмәтен бәяли дә белде, – ди ул. Үзенең хезмәтен дә бәяләгәннәр. 40 елдан күбрәк стажлы галим агрономның үз эшенә бирелгәнлеге, аны җиренә җиткереп башкарганлыгы турында исемнәре, бүләкләре сөйли. Россиянең, Татарстанның атказанган агрономы исеменә, Татарстан Республикасы дәүләт премиясенә, Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медаленә, бик күп Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булган кеше ул Зәкәрия Усманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев