«Зәкят» хәйрия фонды бер сәгать эчендә мохтаҗларга 1,5 тонна гошер таратты
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казандагы аз керемле гаиләләргә, ялгыз яшәүче өлкәннәргә 1.5 тонна гошер сәдакасын таратты.
Алексеевск мөхтәсибәтенең Урта Тигәнәле мәхәлләсеннән китерелгән азык-төлек ярдәмен барлыгы 35 гаилә алды.
Гошер ул — сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында «Әл-Бәкара» (Сыер) сүрәсенең 267 нче аятендә әйтелгән, дип яза ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Инкыйлабка кадәр Ислам динен тотучы татарларда гошер сәдакасын җыю гадәти хәл булган. Ә советлар вакытында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алмаштырган. Хәзер бу хәйрия гамәле Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов идеясе белән яңадан республика мөселманнары дини тормышына кире кайта башлады, диелә хәбәрдә.
Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе вакытында 2017 елда — 160 тонна, 2018 елда — 600 тонна, 2019 елда — 1109,5, 2020 елда — 1000 тоннага якын, 2021 елда — 577,33 тонна, 2022 елда 1377,34 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев