Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Законны саклый, кешене аңлый белде

Бар гомерен хокук саклау органнары структурасында хезмәт куюга багышлаган полиция подполковнигы Фәрит Садыйковны белүчеләр шул фикерне кабатлый.

Гаиләдә балачактан шундый тәрбия алып үсте Фәрит: үз-үзеңә таләпчән булырга, әти-әни йөзенә кызыллык китермәскә, куйган максатыңа тырышып ирешергә! Әхмәт авылында күп балалы гаиләдә бишенче егет булып туды ул. Мәктәпне тәмамлагач, әтисе киңәшен тотып, туган колхозы “Үзәк”тә эшли башлады. Яшь булуына карамастан, һәр кушканны ахыргача эшләве белән авылдашларының ышанычын яулады. Аннан ике ел армия хезмәте. Командирлардан да Әхмәт авылына мактау сүзләре генә килде. Шул ва- кытта ул үзенең тормышын закон саклау өлкәсенә баш- лаячагына ахыргача төшенде. Ул заманнарда техник белгечләргә кытлык булу егетне Васильево автоюлчылар техникумына алып килде. Инде бу вакытта ул совет заманасы автопаркларын биш бармагы кебек белгән оста йөртүче булып җитешкән иде. Беркүпме Әхмәт электромеханика заводында хезмәт куйганнан соң, аны район эчке эшләр бүлегенә эшкә чакырдылар. Ул заманнарда юл инспекторлары санаулы гына, хәер автомобильләр дә күп түгел. Шәһәрдә дә таш юллар бөтенләй юк дәрәҗәсендә иде. Инспектор Фәрит Садыйков үз җаваплылыгында булган кечкенә генә җитешсезлекнең дә төбенә тоз коймыйча калганы булмады. Үз эшенә шундый мөнәсәбәте өчен 1970 елда аны дәүләт автоинспекциясенең районара бүлекчәсе начальнигы итеп билгелиләр. Бу елларда инде колхоз, оешмапредприятиеләр автопарклары транспорт белән тулыланып килгән вакыт була. Аның кул астындагы кол- лектив район юлларын- да юл-транспорт хәрәкәтен контрольли, алты район ка- рамагындагы транспортны исәпкә ала, терки, аларның төзеклеге өчен җавап бирә. Курсантлардан имтихан алып йөртүче таныклыгы тапшы- ра. Фәрит Галиевич хезмәт иткән чорда районның эчке эшләр бүлегенең әлеге струкЗаконны саклый, кешене аңлый белде турасы республикада мактаулылар исемлегеннән төшми. Аның инициативасы белән шәһәрдә Вахитов һәм хәзерге Ефремов урамнары чатында беренче светофор урнаштырыла. - Билгеле, элеккеге за- ман белән бүгенгене чагыш- тырырлык түгел. Әмма һәр чорның үз авырлыгы һәм җаваплылыгы. Без коллегаларым белән һәрвакыт аңлашып, нәтиҗәгә эшләдек, дип уйлыйм, - ди ветеран. Район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Рузинә Шәкүрова өлкән буынның Фәрит Галиевич хезмәт иткән чорны бүген дә сагынып, аның кешелеклелек сыйфатларын аерым искә алуларын әйтә. Ул башлаган кайбер традицияләрнең коллективта әле дә дәвам итүе өчен сөенә. Аның белән озак еллар дәүләт автоинспекциясендә бергә хезмәт куйган, үзе дә ЮХИДИ бүлекчәсен җитәкләгән Гомәр Әхмәтҗанов та коллегасы турында иң җылы хатирәләре белән уртаклашты: - Фәрит Галиевичны бик та- лантлы оештыручы, принци- пиаль җитәкче һәм, кемнең кем булуына карамастан, ке- шене аңлап, аңа ярдәм итәргә тырышучы кеше дияр идем. Мин 1985 елда ул җитәкчелек иткән вакытта эшкә килдем. Аның грамоталылыгына, яшь кадрларга мөнәсәбәтенә, бер- кайчан да тавыш күтәрмичә теләсә нинди авырлык- ны башкарып чыга алуы- на соклана идем. Без әле дә ул вакытларны сагынып сөйләшәбез, - ди ул. 1994 елда, илдә вәзгыять үзгәргәннән соң, Буада салым полициясе федераль хезмәтчелегенең Буа районара бүлеге оеша. Фәрит Садыйковның хо- кук саклау органнарын- да күпьеллык тәҗрибәсен исәпкә алып, җитәкче итеп билгелиләр. Сигез ел дәүләт казнасына түләнергә ти- ешле салымнарның үз ва- кытында һәм закон буенча күчерелүен контрольли ул. Бу вазыйфасында да кешегә яхшылыгы күп тия, шул ук вакытта законны да төгәл саклауга ирешә. Соңрак Татарстанның наркотик белән эш итүне контрольләү феде- раль хезмәтчелегенең райо- нара бүлекчәсе һәм Чүпрәле районында суд-приставлар бүлекчәсе белән җитәкчелек иткәндә дә ул үзенең бай тәҗрибәсенә таянды. Ул бүген лаеклы ялда, якыннары янәшәсендә 75 яшьлек юби- леен каршылый. Тормыш ба- гажында саллы хезмәт елла- ры һәм чиксез рәхмәт сүзләре. Кеше өчен аннан да кадерле нәрсә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев