Зөфәр абый вафат. Бу хәбәр Буа редакциясен тетрәндерде
Берничә көн элек кенә Түбән Наратбаш авылында яшәүче ветеран укытучы Зөфәр абый Хисамов редакциягә чираттагы кроссвордларын китереп киткән иде.
Дуңгыз елына багышланган бу башваткычы безгә һәм газета укучыларга соңгы бүләге булган, күрәмсең, бүген Зөфәр абыйның вафаты турындагы хәбәр барыбызны да тетрәндерде. Район газетасыннан тыш, республика матбугатында да кроссвордлары, сканвордлары даими басылып килгән Зөфәр абый Хисамовның кинәт үлүе уңаеннан, район газетасы редакциясе, күпсанлы укучыларыбыз исеменнән мәрхүмнең гаиләсенең зур кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев