Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Зөя аша күпер салган хатын-кыз

Рокыя Гыйлаҗетдинованың әтисен финнар белән сугышка алалар, 11 яшьлек кызны күпер төзелешенә кадаклар турайтып торырга куялар

Ул Бикмураз авылында әнисе, абыйсы Мансур, сеңелесе Рузалия белән  яшәп кала. Аннан Бөек Ватан сугышы башлана.

Болай булгач, әтиләренең тиз генә әйләнеп кайтмаячагын аңлыйлар. Мәктәптә укуы авырлашканнан авырлаша, кыз колхоз эшенә тартыла. Атлар җитми, сыер җигәргә кушалар. Кечкенә генә буйлы Рокыя иртән сыерны җигеп бирүләрен сорап ялына. Аннан җигүле сыер белән үзләреннән ерак түгел зур күлдән сыемнарга  тутырып су ташый. Урак өстендә авылда аның кебек балалар төп көч булалар. Өйгә тагын хәбәр килә: абыйлары Мансурны да сугышка алалар. Әниләре Бибинур кызларына: сыерны гына саклап калыйк, балалар, югыйсә, ач калачакбыз, ди. Заманасы шундый була, авыл кешесе хөкүмәткә натуралата салым түли. Көннәрдән бер көнне алар гаиләсен чакыртып,  салымнарны түләмәүдә гаеплиләр. Ирен, баласын сугышка озаткан гаиләнең шунда гаебе булмавы ачыклана. Әле үзләренә дә бурычлы булулары беленгәч, әниләре ике кызын кочаклап-кочаклап елый. 14 яше тулып килгәндә Рокыяга Мәскәү янына торф чыгарырга барырга задание җиткерәләр.

- Без, ике кыз, Буа станциясеннән товар вагонына утырып киттек. Үзебез белән ни ашарга, ни кияргә. И-и, әнинең елаулары! Барып җиттек, бер авылда иске генә салкын өйгә урнаштырдылар. Монда ничек яшәргә, дип, шул өйнең идәннәреннән балчыгын кырып, әллә ничә кат юып чыгардык. Ачы таңнан эшкә китәбез. Ул текә ярлардан чыбыктан үргән мөргеләр белән торф күтәреп менәбез. Аннан аны поезд вагоннарына төйибез. Эшләгән өчен акча биргәннәрен дә хәтерлим. Бераз әнигә ярдәм булсын, дип аны авылга җибәрә идем. Шул нужалар бүгенгедәй күз алдымда, дип сөйли әни, - ди улы Фәһим.

Рокыя апаның әтисе сугышта Суслонгер лагеренә эләгә. Аны авылдашлары, тәмам авырып, инде үлә, дигән хәлдә авылга алып кайталар. Шуны да хәтерли ветеран: мәрхүмә әнисе, имче әбиләр сүзен тыңлап, ирен тирескә күмеп дәвалый.

- Әни муенына тиклем тирестә яткан әтинең каршына тастымал җәеп, аны  ашатканын хәтерлим, дип, - сөйли Рокыя әби.

Шулай итеп Нигъмәтҗанын аякка бастыра. Рокыя апаның улы Фәһим абый да әле бабасының килеп үзләренә утын ярып йөргәнен хәтерли. Терелгәч озак яшәде, ди.

Тыл ветеранына 1955  елда колхоздан Магнитогорск шәһәренә эшкә җибәрергә тагын фәрман килә. Эшче куллар җитми, диләр. Анда да урман эшләрендә йөреп кайта. Киткәндә  Күл Черкененнән Мәрьям, Өчмунча авылыннан Кәнифә исемле кызлар белән танышып, аннан соң да аралашып яшиләр.  Кайткач,  моряк булып 7 ел хезмәт иткән Күл Черкене авылыннан  Салихҗан исемле егет белән  таныша. Бергә гаилә корып, шул авылда бик матур гомер итәләр. Рокыя апаның ире 2009 елда якты дөньядан китә. Ул бүген улы Фәһим һәм килене Розалия тәрбиясендә  матур картлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев