Зур Фролово авылына борылышта ДТПда 64 яшьлек буалы бабай яраланды
Күптән түгел көндезге 12ләрдә Казан - Ульяновск автотрассында Казанга баручы "Форд" зур тизлектә Зур Фролово авылына табан борылып ятучы җиденче модельле "Жигули" артына килеп керә. Бәрелүдән "Жигули"ның йөртүчесе - шәһәрдә яшәүче 64 яшьлек бабайның башы тәрәзәгә бәрелеп, аның пыяласын вата. Янындагы пассажир хатынына зыян килми, ДТПның гаеплесе - "Форд" йөртүче...
Күптән түгел көндезге 12ләрдә Казан - Ульяновск автотрассында Казанга баручы "Форд" зур тизлектә Зур Фролово авылына табан борылып ятучы җиденче модельле "Жигули" артына килеп керә. Бәрелүдән "Жигули"ның йөртүчесе - шәһәрдә яшәүче 64 яшьлек бабайның башы тәрәзәгә бәрелеп, аның пыяласын вата. Янындагы пассажир хатынына зыян килми, ДТПның гаеплесе - "Форд" йөртүче 29 яшьлек буалы егеткә дә. Башы җәрәхәтләнгән бабайны дәваханәгә алып китәләр. Анда аңа медицина ярдәме күрсәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев