Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Зөядә законсыз балык тотучы тикшерүчеләр “кармагына” эләкте

Узган якшәмбедә 1956 елгы буалы Кыят авылындагы Зөя елгасы буенда балык тотып утыручы белән “Зөя буйлары” дәүләт заказнигы хезмәткәрләре кызыксыналар.

 

Ир-ат елгага балык эләктергеч сетка-экран салган була. Мәгълүм булганча,  26 апрельдән балыкларның уылдык чәчүе активлашу сәбәпле, балык тотуга чикләүләр кертелгән. Балыкчы бу хакта берни белмәдем, дип бара. Дәүләт заказнигы Илнур Гобәйдуллин белдерүенчә, район территориясендәге сулыкларда  “Уылдык” операциясе башлануын һәм бу вакытта бер балыкчыга нибары икедән күп булмаган ыргаклы бер кармак белән генә балык тотарга рөхсәт ителүен алар белергә тиеш.

Гаепле зат бу гамәле өчен административ җаваплылыкка тартылды, дәүләт файдасына 2 мең сум штраф түләде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев