Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бүген Буага Татарстан Президенты  килде (фоторепортаж)

Рөстәм Миңнехановның районга эшлекле визитының төп максаты урып-җыю эшләре белән танышу булды.

 

Ул игеннәрнең торышын караганнан соң “Авангард” агрофирмасы кырында оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып сөйләште.  Шунда ук урын алган авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән танышты. Муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров район хезмәтчәннәренең үстерелгәнне җыю өчен бар мөмкинлекләрне файдалануларын, яңгырларга карамастан 52 гектардагы бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның 17 проценты җыеп алынуын әйтте. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов буалыларның һәр өлкәдә үсешкә эшләүләрен ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов аграрийларга тулы көчкә эшләп, урып-җыюны сыйфат белән һәм оптималь срокларда төгәлләүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев