Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бүген буалылар соравы буенча без сулый торган һаваны Казан лабораториясе тикшерде (+фото)

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрыгының территориаль идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, идарәгә шәһәрдә яшәүче берничә гражданнан хат кергән. Яшәүчеләр анда шәһәрдә аерым бер вакытларда һавага сасы ис таралуы, аның сәламәтлеккә йогынтысы турында борчылалар һәм зарларын белдерәләр. Теритториаль идарә белгечләре әлеге хатлар буенча Буага ТР Экология һәм табигый ресурслар министрыгының аналитик...

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрыгының территориаль идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, идарәгә шәһәрдә яшәүче берничә гражданнан хат кергән. Яшәүчеләр анда шәһәрдә аерым бер вакытларда һавага сасы ис таралуы, аның сәламәтлеккә йогынтысы турында борчылалар һәм зарларын белдерәләр. Теритториаль идарә белгечләре әлеге хатлар буенча Буага ТР Экология һәм табигый ресурслар министрыгының аналитик конрольләүнең махсуслашкан үзәк инспекциясе белгечләрен чакырттылар. Казан белгечләре идарә хезмәткәрләре белән берлектә шәһәрдә өч "ноктадан" - "Авангард" җәмгыятенең шикәр заводы бистәсе территориясендәге ит комбинаты, Кайбыч авылындагы "Авангард" җәмгыятенең дуңгызчылык фермасы, Буа май-сыр комбинаты һәм шикәр заводының фильтрлау кырлары теритторияләреннән анализга һава алдылар. Күчмә лаборатория шунда ук һаваның составын тикшереп торды. Аналитик конрольләүнең махсуслашкан үзәк инспекциясе баш белгече Артур Вильданов белдерүенчә, шикәр заводының фильтрлау кырлары теритторияләреннән алынгагн һава составында сероводород (H2S) нормадан артык булуы ачыкланган. Тик эш моның белән генә тәмамланмый: махсус пакетларга тутырылган һаваларны Казанга алып китеп, инспекциянең үзәк лабораториясендә тагын бер кат тикшереп, нәтиҗә чыгарачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев