Бүген иртән беренче партия чакырылучылар армиягә китте (фоторепортаж)
Көн темасы

Бүген иртән беренче партия чакырылучылар армиягә китте (фоторепортаж)

Бүген иртән Буа район хәрби комиссариатыннан  Буадан 9, Чүпрәледән 9 чакырылучы Кораллы Көчләргә озатылдылар.

Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин белдерүенчә, әлеге төркемдәге егетләр – агымдагы  көзге чакырылыштан беренче китүчеләр. Алар алган белгечлекләре буенча хезмәт итәчәкләр. Чакырылучыларга Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров хәерле юллар, лаеклы хезмәт итүләрен һәм исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.


Нет комментариев