Буа эчке эшләр бүлегенең баш бухгалтеры тәртип тә саклый, конвойлауда да катнаша
Көн темасы

Буа эчке эшләр бүлегенең баш бухгалтеры тәртип тә саклый, конвойлауда да катнаша

Район полиция бүлегенең баш хисапчысы Фаягөл Абдуллина санаучы гына түгел.

Ул коллегалары белән җәмәгатьчелек тәртибен дә саклый, тоткыннарны вакытлыча изоляторга озатканда конвойлауда да катнаша. Чөнки ул хисапчы-полицейский, Татарстан эчке эшләр министрлыгының эчке хезмәтчелеге майоры. Әлеге вазифада 25 елдан күбрәк вакыт эшли. Икътисадчы белеме буенча диплом алган Фаягөлнең район полиция бүлегенә эшкә килүенә аның тормыш иптәше Алмаз Абдуллин сәбәпче була. Анысы әтисе, бүлекнең тәҗрибәле опервәкиле Касыйм Абдуллин үрнәгендә полицейский була. Шулай ук хисапчы булып пенсиягә кадәр эшли. Ялга киткәч, эшен хатыны Фаягөл дәвам итә. Шулай итеп, гаиләдә – каената, улы, килене полицейскийлар алар.

– Шуңа да ирем Алмаз эшемне яхшы аңлый. Бәйрәмнәрдә өйдә була алмыйм, урамда тәртип саклыйбыз, отчетлар вакытында төнгә кадәр бүлеккә барып эшләргә туры килә. Кыскасы, тынгысыз хезмәт. Шуңа гаиләдә кызларыбызны, бигрәк тә кечкенәсен үстерү күбрәк Алмаз өстендә булды. Аның зур ышанычын, ярдәмен тоеп яшим, - дип сөйли мәкалә героебыз.

 

Әле моның өстенә 20 ел буе еш кына Буа-Казан арасын таптый – Татарстан эчке эшләр министрлыгына отчет документларын вакытында Казанга алып барып тапшырырга кирәк була. Соңгы биш елда гына бу эш җиңелләшкән, электрон рәвештә җибәрәләр. Тик шулай да зарланмый ул, чөнки яраткан эшнең авырлыклары күренми. Аңа биредә барысы да ошый – колллективның бергә бер гаилә кебек яшәве, кадрларның яңарып торуы, өлкәннәргә алмашка балалары кебек яшьләр килүе дә күңелен күтәрә. Аларның яшьләрчә юмор хисенә каршы елмаеп, үз итеп күреп, әниләрчә үгет-нәсыйхәтен бирә.

Өйгә кайтып, полиция формасын салгач, ул гаиләсендә уңган хуҗабикә, яраткан хатын, әни, авылда яшәүче олыгайган әнисенә кыз да әле. Барысын бергә, туганнарын да җыеп, бәйрәм табынына тәмле ризыклар әзерли. Өстәл түренә Фаягөл ханымның ит бәлешен көтеп алалар. Абдуллиннар җәй көне җай чыккан саен табигатькә дә чыгарга яраталар. Анда гади матурлыкка сокланып, суда коенып, балык тотып, аралашып ял итәләр. Яраткан шөгыль дә рәхәтлек бирә – тегә, бәйли, чигә, гөлләр үстерә.
Әңгәмә ахырында хисапчы-полицейскийның киләчәккә хыялларын да сорадык.

Кул эше. Фото Ф. Абдуллинаныкы.

 

– Яраткан эшемдә пенсиягә чыккач, ирем, балаларым, оныкларым янында бәхетле яшисем килә. Исәнлектә, тигезлектә яшәргә язсын, - диде ул гади генә.

Сүзебезне тәмамлап, бу атнада билгеләп узган һөнәри бәйрәмнәре уңаен барлык район полицейскийларына тәбрикләү сүзләре җиткерәбез.

Чәчәк бакчасы. Фото. Ф. Абдуллина

Әлфинур Йосыпова.


Нет комментариев