Буа фермерлары нәрсә турында сөйләште (фоторепортаж)
Районның фермер хуҗалыклары башлыклары “Ямбулат” хуҗалыгына тәҗрибә уртаклашырга җыелдылар.
“Ямбулат” хуҗалыгы һәр елны технология таләпләрен төгәл үтәп үсемчелектә югары күрсәткечләргә ирешә. “Агрохимсервис” җәмгыятенең генераль директоры Тәлгать Фәсхетдинов белдерүенчә, биредә һәр культураны игү буенча үз технлогияләре булдырылган.
-Безнең төбәктә яңгырлар быел бер тапкыр гына яуды. Ике ай ярым корылык торды. Кырчылыкта заманча технологияләрне һәм техникаларны кулланып ярыйсы гына уңыш җыеп алуга ирештек. Бүген кукуруз куль турасын силоска салу дәвам итә. Уңышы начар түгел. Үсемлекләр биеклеккә өч метр ярымга кадәр үсте. Һәр гектардан яшел масса уртача 650 центнер чыга, - диде Тәлгать Фәсхетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев